Хисап палатасының яңа башлыгы
Тукай районы контроль-хисап палатасының яңа җитәкчесе итеп, Тукай районы Башкарма комитетының исәпкә алу һәм хисап бүлеге начальнигы булып эшләгән Эльвира Халитова билгеләнде. Аны район Советы утырышында тәкъдим иттеләр.
- Аның кандидатурасы ТР Контроль-хисап палатасы җитәкчесе Алексей Демидов белән килештерелде. Ул бик таләпчән, җаваплы белгеч, – диде район башлыгы Фаил Камаев Халитова турында.
Эльвира Халитова 2009 елдан Тукай муниципаль районы Советының оештыру бүлегендә баш белгеч булып эшли. 2010 елдан җирле Башкарма комитетның исәп һәм хисап бүлеге баш белгече булып хезмәт куя, ә 2014 елдан район башкарма комитетының исәп һәм хисап бүлеге начальнигы булып эшли башлый. Тукай районы контроль-хисап палатасының элекеге җитәкчесе Наталья Парамонычева бу вазифадан үз теләге белән китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев