Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вакытында түләргә кирәк

РФсе Кодексының административ хокук бозу турындагы 20.25 статьясының 1 өлеше нигезендә, административ закон белән каралаган вакыт эчендә административ штраф түләнмәгән очракта, хокук бозучыга түләнмәгән штраф күләме икеләтә арттырылып, тагын бер административ штраф салына. Яисә, штраф түләмәгән зат 15 тәүлеккә кулга алына яки аңа 50 сәгатьлек мәҗбүри эшләр билгеләнә.  

2022 елның 7 ае эчендә Тукай районы эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре белән район буенча 60 административ беркетмә төзелгән. Суд приставлары хезмәтенә вакытында түләнмәгән штрафлар турында 493 эш юнәлдерелгән. 
«Үтәтү производствасы турындагы» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 28 ноябрьеннән булган 340 нчы санлы Федераль закон нигезендә, башкару документлары буенча бурыч күләме 10 мең сумнан артса, бурычлы затка карата транспорт белән идарә итү хокукын чикләргә мөмкиннәр, дип кисәтә район ЮХИДИ бүлегенең вакытлыча җитәкче вазыйфаларын башкаручы Роберт Вилданов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев