Уңышлар, максатлар һәм бурычлар
Педагогларның август аенда уздырыла торган конференциясе – мәгариф өлкәсендә иң төп вакыйгаларның берсе. Быел август киңәшмәсе үз җирлегебездә – Яңа поселогында – төзекләндерелгән мәдәният йортында үткәрелде.
Августның 25-ендә, традицион август киңәшмәсендә 2021-2022 нче уку елына йомгак ясалды, яңа уку елына максатлар куелды, бурычлар билгеләнде.
2022-2023 уку елына район җирлегендә 24 мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе һәм 17 – урта, 5 – төп белем бирү, бер башлангыч белем бирү мәктәбе һәм Теләнче Тамакта сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат эшкә тулысынча әзер.
Район җирлегендәге мәктәпләрдә барлыгы 405 педагог балаларга белем һәм тәрбия бирә, әйтергә кирәк, шуның 389 ы – югары белемле. Бүгенгесе көнгә дүрт укытучы – «ТРның атказанган укытучысы», өчесе – РФнең «Отличник народного просвещения» күкрәк билгесен йөртә. Биш педагог «Почетный работник общего образования РФ» һәм «Почетный работник воспитания и просвещения РФ» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән, 185 педагог РФ һәм ТР Мәгариф министрлыгының төрле бүләкләренә лаек булды.
Районыбыздагы 24 балалар бакчасында 1782 бала тәрбияләнә. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә хезмәт куючы 177 педагогның барысы да һөнәри белемгә ия, шуның 143 е – югары белемле.
Районда педагогларының белемнәрен, квалификацияләрен күтәрү буенча максатчан эш алып барыла. Җирлегебездә эшләп килүче мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын белемле кадрлар белән тәэмин итү буенча эш җайга салынган. Быел 16 яшь белгеч эшкә керешәчәк.
Яңа уку елында 4377 укучы мәктәп бусагасын атлап керәчәк, шуның 528 е – беренче сыйныфка килә. Шунысы сөенечле, быелгы уку елында укучылар саны арта. Шилнәбаш авылында йөз урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелә. Олы Шилнәдә мәктәп төзү планлаштырыла. Бүгенгесе көндә Новотроицкое авылында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә башлады.
Яңа уку елында җирлегебездәге 14 мәктәпкә 21 маршрут буенча мәктәп автобуслары укучыларны йөртәчәк. Кыскасы, районыбызда яшәүче балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар да тудырылган.
2021-2022 уку елында 71 укучы 11 нче сыйныфны тәмамлады. Шуның 9ы мәктәпне «Бик яхшы» билгеләренә тәмамлап «За особые успехи в учении» медале белән бүләкләнде. Быел мәктәп тәмамлаучы укучыларның 46 % ы (35 укучы) югары балл туплады. Новотроицкое авыл мәктәбе укучысы Альмира Ахунҗанова рус әдәбиятыннан 100 балл җыйды. Сиксән һәм аннан югарырак балл җыйган укучыларның күплеге буенча Бәтке, Новотроицкое, Кнәз мәктәпләре башкаларга үрнәк булып тора.
Педагоглар район, республика күләмендә уздырыла торган төрле бәйгеләрдә актив катнашалар. 2021-2022 уку елында 43 педагог «Ел укытучысы – 2022» конкурсында, «Ел тәрбиячесе – 2022» бәйгесендә 15 педагог көч сынашты.
Педагогларның август киңәшмәсендә туган телне саклау буенча җитди сөйләшү булды. Безнең районда туган телне үстерү, аны саклау буенча барлык шартлар да тудырылган, бары тик педагогларның үз һөнәрләренә тугры булулары һәм ата-аналарның үз балаларына ана теленә карата мәхәббәт тәрбияләүләре кирәк. Белем бирүнең сыйфатын күрсәтүче республика олимпиадаларында да безнең район укучылары актив катнаша. Узган уку елында Түбән Суык-Су мәктәбе укучысы Сөмбел Ганиева татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасында призер булды.
2022 елда ТР территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру конкурсында Түбән Суык-Су мәктәбе һәм Мусабай-Завод балалар бакчасы 500 әр мең сум грант оттылар.
Балалар бакчасына йөрүче сабыйлар һәм мәктәп укучыларының иҗади сәләтләрен барлау һәм үстерү юнәлешендә мәктәптән тыш белем бирү үзәге, мәдәният хезмәткәрләре зур тырышлык куя. Балалар сәнгать мәктәбенә 286 бала, мәктәптән тыш белем бирү үзәгенә 2255 бала йөрде. Моннан тыш, 468 бала авыл мәдәният йортында эшләп килүче төрле түгәрәкләргә йөрде. Спорт мәктәбендә 749 бала даими рәвештә спорт белән шөгыльләнде.
Быелгы уку елында педагогик коллектив каршына куелган бурычларның берсе – үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү. Шушы максатны күздә тотып, бәйрәм көнендә флаг күтәрү, «Мөһим сөйләшү» дип аталган проект буенча сыйныф сәгатьләре уздыру күздә тотыла.
Конференция, традиция буенча, күңелле нотада – үз эшенең осталары – тырыш педагогларны хөрмәтләү, бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев