25 август 2022 яңалыклары
-
Уңышлар, максатлар һәм бурычлар
Педагогларның август аенда уздырыла торган конференциясе – мәгариф өлкәсендә иң төп вакыйгаларның берсе. Быел август киңәшмәсе үз җирлегебездә – Яңа поселогында – төзекләндерелгән мәдәният йортында үткәрелде.
-
Әҗмәкәй авылында «Хәйрия ярминкәсе»
Тарихка күз төшерсәк, ата-бабаларыбызның тормышы үрнәк булырлык бит. 1913 нче елда Әҗмәкәй авылында, халык саны алу буенча 1207 кеше яшәгән (бүгенге көндә дә шул чама кеше яши). Авылда ярминкәләр оештырганнар. Сатучылар һәм алучылар атлар белән килеп, кунып яткан очраклар да булган (Муллахмәтов Миннәхмәт язмаларыннан). Шул чакларны искә төшереп, Әҗмәкәйдә «Хәйрия ярминкәсе» уздырдык. Ярминкә мәчеткә терәлеп салына торган мәдрәсә-ашханә төзелешенә үзеңнән өлеш кертүне күздә тотып оештырылды. Урынын Үзәк урамда көйләдек. Үтеп баручылар да күрсеннәр янәсе. Халык күп җыелды, олысы-кечесе ярминкәгә алдан әзерләнде.
-
Җиһанны моңга төреп китте...
Гасырларга бер генә туа торган гаҗәеп талантлы виртуоз гармунчы якты дөньяны калдырып мәңгелеккә күчте. Күңеле тулы изгелек иде аның. Ул беркайчан да малга, акчага кызыкмады. Күңеле тулы моң иде, гармун күреген тартып җибәрсә – дөньялар яктыра иде...
-
Татарстанда «Игътибар – балалар!» акциясе башланды
Балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан, 22 августтан республикада «Игътибар – балалар!» профилактика чарасы башланып китте. Ул 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Иң яхшы гаиләләрне кунак иттеләр
Чәршәмбе, 24 август көнне, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова белән бергә республиканың иң яхшы 48 гаиләсен тантаналы рәвештә Казан Кремлендә кабул итте. Бу җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар, берничә дистә ел бергә яшәүче парлар, шулай ук Россия Геройлары гаиләләре.