Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уганда кунаклары Тукай районында булдылар

Ике көн дәвамында Мәскәүдә Уганда Республикасы илчелегеннән делегация эшлекле визит белән Чаллы шәһәрендә, Алабуга һәм Тукай районнарында булды. Бу Африка иленнән килгән кунакларның төп бурычы төбәкләр, эшкуарлык структуралары, мәгариф учреждениеләре белән элемтәләр урнаштыру иде. Эшлекле сәфәр барышында дипломатлар шәһәрнең шәһәр предприятиеләрендә, югары уку йортларында, «Алабуга» ирекле икътисадый зонасында булдылар.

Сәфәр программасының соңгы пункты Иске Җирекле авылында Минталип Минехановның крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышу булды. Билгеле булганча, бу хуҗалык Тукай районының гына түгел, бөтен Татарстанның бәрәңге игү өлкәсендә дә алдынгы хуҗалык булып тора. Кунаклар саклауга салынган яшелчәләрне, шулай ук бәрәңге һәм кишерне сортларга аеру буенча заманча линияләрне карадылар.
Очрашу ахырында Минталип Минеханов Кизиге Муса Каваалуукога татар милли баш киеме – түбәтәй бүләк итте.
- Эшлекле сәфәр барышында эшмәкәр Минталип Исмәгыйль улы җитәкчелегендәге Тукай районы хуҗалыгында булу эчкерсез, җылы шартларда булды. Уганда Республикасының Мәскәүдәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Мозес Каваалууко хәбәр иткәнчә, аграр тема аңа бик таныш һәм якын, чөнки аның экватор янындагы илендә елына дүрт тапкыр уңыш җыеп алына. Моннан тыш, илче үзе дә шәхси хуҗалык тота, анда бөртекле культуралар үстерә, терлек асрый. Кунаклар мондый җылы очрашу өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. Аларга биредә бик ошады, Тукай җиренә килү дипломатлар өчен чын ачыш булды, – дип хәбәр итте газета укучыларыбызга Чаллы шәһәренең сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрит Бәшәров.
Фотолар Чаллы шәһәренең сәүдә-сәнәгать палатасыннан алынды
Фотолар русслардан алырга
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев