«Тылсымлы куллар» бездә кунакта
Теләнче Тамак авыл китапханәсендә «Тылсымлы куллар» балалар журналының баш мөхәррире Ландыш Фазуллина белән очрашу узды. Ул балаларга журналның барлыкка килү тарихы, журнал битләрендәге бәйгеләр турында сөйләде.
Ландыш ханым балаларга кызыклы мастер-класс та үткәрде – агачтан чәчәк формасында брошь ясарга өйрәтте. Балалар зур кызыксыну белән эшне башкардылар. Соңыннан ул балаларга «Тылсымлы куллар» журналын, ә китапханәгә Казан сөлгесен бүләк итте, дип яза баш китапханәче Рәмилә Сәгъдиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев