Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлыларны фермерлар Ассоциациясе съездында бүләкләделәр

Казан шәһәренең Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XVII съезды узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов , Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, шулай ук район фермерлары...

Казан шәһәренең Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XVII съезды узды.

Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов , Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, шулай ук район фермерлары ассициацияләре рәисләре, крестьян-фермерлык һәм шәхси ярдәмчелек хуҗалыклары башлыклары катнашты.

Тукай районын әлеге чарада авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Хәйдәр Сабитов, крестьян-фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре Анатолий Касакин, Ренат Ханов, Илдар Әшрәфуллин, Таһир Хөрмәтуллин һәм Гүзәл Хөсәеновалар тәкъдим итте.

Әлеге съезд барышында алдынгы фермерларны бүләкләү тантанасы булды. Алар арасында тукайлылар да бар иде. Якташыбыз Гүзәл Хөсәенова Рәхмәт хатына лаек булды. Ә Ренат Хановка "РФ Атказанган фермеры" дигән мәртәбәле исем бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев