6 февраль 2017 яңалыклары
-
Тукайлыларны фермерлар Ассоциациясе съездында бүләкләделәр
Казан шәһәренең Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XVII съезды узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов , Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, шулай ук район фермерлары...
-
Тукай үзәк район хастаханәсендә «Ак халатлы фәрештәләр» медицина фестивале узды
6 февральдә Тукай үзәк район хастаханәсендә «Ак халатлы фәрештәләр» Республика медицина фестивален уздыру кысаларында оештырылган гадәттәге Ачык ишекләр көне узды. Чара барышында студентлар һәм мәктәпне укып бетерүчеләр белән очрашулар булды. Чараның максаты - Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасы белән укучыларны таныштыру, абитуриентларны Казан дәүләт медицина университетына, медицина училищеларына һәм көллиятләренә...
-
Новотроицкое авылында янгын – гаилә өйсез кала
Кичә кич, якынча сигез сәгатьләрдә янгын сүндерүчеләр Новотроицкое авылында ут чыгу турында хәбәр ала. Мансард катлы торак йортта янгын чыга. "01" хезмәте килгәнче йорт хуҗалары утны үзләре сүндермәкче була. Янгынны туктату һәм тулысынча сүндерү өчен 22 кеше һәм 6 берәмлек техника ярдәме кирәк булган, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр...
-
Тукай муниципаль районы Советының XII утырышы уза
Көн тәртибендә: 1. 2016 елның Тукай муниципаль районы социаль-икътисади үсешенең нәтиҗәләре, 2017 елга куелган бурычлар турында. Утырыш 10 февральдә 11 сәгать 30 минутта башлана.