Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Новотроицкое авылында янгын – гаилә өйсез кала

Кичә кич, якынча сигез сәгатьләрдә янгын сүндерүчеләр Новотроицкое авылында ут чыгу турында хәбәр ала. Мансард катлы торак йортта янгын чыга. "01" хезмәте килгәнче йорт хуҗалары утны үзләре сүндермәкче була. Янгынны туктату һәм тулысынча сүндерү өчен 22 кеше һәм 6 берәмлек техника ярдәме кирәк булган, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр...

Кичә кич, якынча сигез сәгатьләрдә янгын сүндерүчеләр Новотроицкое авылында ут чыгу турында хәбәр ала. Мансард катлы торак йортта янгын чыга. "01" хезмәте килгәнче йорт хуҗалары утны үзләре сүндермәкче була. Янгынны туктату һәм тулысынча сүндерү өчен 22 кеше һәм 6 берәмлек техника ярдәме кирәк булган, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы рәсми порталы.

Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Артем Асеев "Якты юл" газетасы белән әңгәмәсендә йортның мансард каты һәм түбәсе тулысынча янып бетә, дип хәбәр итте. Шулай ук этаж арасындагы түшәмнең дә гараж ягы өлешендә үтәли янган урыннар бар. Йорт хуҗалары тән җәрәхәтләре ала - куллары яна. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары гаилә башлыгында тәннең 6 проценты, ә янгын чыккан вакытта йоклаган буган гаилә хуҗабикәсендә 4 процент тән II дәрәҗәдә пешү алган, дип хәбәр иткәннәр.

Янгын чыгуның сәбәбе мич урнаштыру вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре сакланмаган дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев