Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлы волонтерларның регионара слетында катнашты

Узган атна ахырында Казан шәһәре IT-паркында иреклеләр хәрәкәте активистларының III Регионара слеты булып узды. Ул «Сәламәтлек сессиясе» сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм психоактив матдәләр куллануны профилактикалау кысасында үткәрелде. Чарага Россиянең 16 регионыннан иреклеләр җыелган һәм шулар арасында тукайлы Азалия Саттарова да бар иде. Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм...

Узган атна ахырында Казан шәһәре IT-паркында иреклеләр хәрәкәте активистларының III Регионара слеты булып узды. Ул «Сәламәтлек сессиясе» сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм психоактив матдәләр куллануны профилактикалау кысасында үткәрелде. Чарага Россиянең 16 регионыннан иреклеләр җыелган һәм шулар арасында тукайлы Азалия Саттарова да бар иде.

Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда актив катнашулары өчен яшьләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.

- Хәзерге вакытта без 2019 елда Татарстан башкаласында узачак WorldSkills ка волонтерлар җыябыз. Әлеге чараларда сез дә катнашырсыз, дигән ышанычта калабыз, - диде министр урынбасары.

Ул Казан шәһәренең волонтерлыкта югары дәрәҗәдә торуын билгеләп үтте, дип хәбәр итте Тукай районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев