31 октябрь 2017 яңалыклары
-
Тукай районы судында яңа судья
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы Тукай райоы суды судьясы итеп Марсель Зәкәрия улы Гәрәев билгеләнде. Әлеге вазифада үзенең 30 елдан артык хезмәт юлын Тукай районы судына багышлаган Әнвәр Фоат улы Мансуров эшләде. Хезмәт кенәгәсендә бары бер генә эш урыны язылган ТР атказанган юристы үз вазифасын яңа судьяга тапшырды....
-
Тукайлы волонтерларның регионара слетында катнашты
Узган атна ахырында Казан шәһәре IT-паркында иреклеләр хәрәкәте активистларының III Регионара слеты булып узды. Ул «Сәламәтлек сессиясе» сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм психоактив матдәләр куллануны профилактикалау кысасында үткәрелде. Чарага Россиянең 16 регионыннан иреклеләр җыелган һәм шулар арасында тукайлы Азалия Саттарова да бар иде. Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм...
-
ИЛСӨЯ БӘДРЕТДИНОВА: "СӘХНӘ АРТЫНДА ИЛФАК БАСЫП ТОРАДЫР КЕБЕК..."
Казанда популяр җырчы Илсөя Бәдретдинованың концерты узды. Үзенчәлекле язмышка ия булган, 15 ел дәвамында тамашачысына тугры булган көчле рухлы Илсөя халыкка ачылды. Үзе әйтүенчә, эчендәгесе - тышында. Залда утырган ирләргә дә күз яшен йөгәнләү кыен булды. Сәхнәдә алар дүртәү - Илсөя, скрипкачы Иркә, гитарист Сергей Тихонов һәм музыкант, җырчы Ильяс...
-
Октябрьнең соңгы көненә Тукай районында һава торышы
Бүген, 31 октябрь көнне, Тукай районында болытлы. Көн дәвамында шундый һава торышы сакланыр. Иртәдән алып яңгыр ява, кичкә ул туктарга тиеш. Һава температурасы көндез 6 градус җылы, төнлә +3 градус. Җил секундына 7 метрга кадәр. Иртәгәдән бераз салкынайта, карлы яңгыр вәгъдә итә синоптиклар, дип хәбәр итә sinoptik.com сайты.