Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы судында яңа судья

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы Тукай райоы суды судьясы итеп Марсель Зәкәрия улы Гәрәев билгеләнде. Әлеге вазифада үзенең 30 елдан артык хезмәт юлын Тукай районы судына багышлаган Әнвәр Фоат улы Мансуров эшләде. Хезмәт кенәгәсендә бары бер генә эш урыны язылган ТР атказанган юристы үз вазифасын яңа судьяга тапшырды....

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы Тукай райоы суды судьясы итеп Марсель Зәкәрия улы Гәрәев билгеләнде.

Әлеге вазифада үзенең 30 елдан артык хезмәт юлын Тукай районы судына багышлаган Әнвәр Фоат улы Мансуров эшләде. Хезмәт кенәгәсендә бары бер генә эш урыны язылган ТР атказанган юристы үз вазифасын яңа судьяга тапшырды. Коллектив Әнвәр Мансуровны зур ихтирам белән лаеклы ялга озатты.

Марсель Гәрәев 1977 елгы, Буа районыннан. 1994-98 елларда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында белем алган. 1998 елдан алып Тукай районы судына килгәнче Эчке эшләр министрлыгының Буа районы бүлегендә тикшерүче һәм өлкән тикшерүче булып хезмәт иткән. Марсель Зәкәриевич өйләнгән, ике баласы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев