Тукай районында Халыклар бердәмлеге һәм Конституция көне узды
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге, 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне. Биюрган авылы "Акчарлак" мәдәни ял үзәгенә ял кичәсенә җыелган авылдашларны авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камильянов бәйрәмнәр белән котлады - Милләтара бердәмлекне ныгыту гомумхалык дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия. Халыклар бердәмлеге илдәге социаль-икътисадый үсешнең, кешеләр иминлегенең мөһим шарты булып тора. Ә Конституциябез...
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге, 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне. Биюрган авылы "Акчарлак" мәдәни ял үзәгенә ял кичәсенә җыелган авылдашларны авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камильянов бәйрәмнәр белән котлады
- Милләтара бердәмлекне ныгыту гомумхалык дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия. Халыклар бердәмлеге илдәге социаль-икътисадый үсешнең, кешеләр иминлегенең мөһим шарты булып тора. Ә Конституциябез үзенең тормышчанлыгын, хаклыгын раслады, социаль һәм икътисадый мәсьәләләрне хәл итү нигезенә, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, мәдәни һәм рухи-әхлакый үсешне тәэмин итү гарантына әверелде, - диде Зарифҗан Мәхмүтович үз чыгышында.
Бәйрәм уңаеннан истәлекләр алышып, чын күңелдән аралашып, сөйләшеп, рәхәтләнеп биеп, җырлашып ял иттек. Һәрберебезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңа бәхет-шатлыклар теләп, ял кичәбезне тәмле чәй өстәле артында йомгакладык, дип хәбәр итте Биюрган авылыннан Флүзә Сәлимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев