7 ноябрь 2017 яңалыклары
-
МӘСКӘҮДӘ ХӘНИЯ ФӘРХИНЕ ИСКӘ АЛУ КОНЦЕРТЫННАН ФОТОРЕПОРТАЖ
4 ноябрьдә Мәскәүнең "Космос" концертлар залында Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхине искә алу концерты узды. Бу кичәдә артистның кызы белән оныгы, Казаннан һәм Уфадан шактый җырчы катнашты. intertat
-
ИСТИХАРА – БӨТЕН СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРӘ ТОРГАН НАМАЗ
Тормыш катлаулы. Еш кына без шундый четерекле сораулар алдында калабыз, ничек эшләсәк яхшырак булыр икән дип икеләнәбез. Кабул ителгән карардан күп нәрсә тора икән, Аллаһ Тәгаләдән ярдәм сорау - мөсеманнар өчен гадәти хәл. Гаилә кору, эш эзләү, сәяхәткә кузгалу, өй яки машина сатып алу һ.б. шуның ише мөһим адымнар ясаганда...
-
Тукай районында агач утырту акциясе узды
Үткән ялларда Куады авылында агач утырту акциясе узды. Клуб территориясендә чыршы агачлары утыртылды. Акциядә авылның актив халкы катнашты, кемдер чокыр казып, кемдер су салып, кемдер агачларны тотышып - һәрберсе кулдан килгәнчә ярдәм итте. Аылны ямьләндерүдә булышкан авылдашларга һәм авыл җирлеге башлыгы Флүр Ихсановка рөхмәтләр яусын, дип хәбәр итә Гөлшат Хисамова.
-
Тукай районында Халыклар бердәмлеге һәм Конституция көне узды
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге, 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне. Биюрган авылы "Акчарлак" мәдәни ял үзәгенә ял кичәсенә җыелган авылдашларны авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камильянов бәйрәмнәр белән котлады - Милләтара бердәмлекне ныгыту гомумхалык дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия. Халыклар бердәмлеге илдәге социаль-икътисадый үсешнең, кешеләр иминлегенең мөһим шарты булып тора. Ә Конституциябез...
-
Тукай районында ТР Конституциясенә багышланган акция узды
-
7 ноябрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 7 ноябрь көнне, Тукай районында көн дәвамында болытлы һава. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез 2 градус җылы, төнлә +1 градус. Җил секундына 6 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразларына караганда, иртәгә +1, 0 градус көтелә, кар явачак.