Тукай районында һава шары туган көнен билгеләп үттеләр
Калмия авылында кабартып йөри торган һава шарының туган көне уңаенан бик кызыклы кичә үткәрелде. Балаларның иң яраткан уенчыкларының берсе - һава шарына 234 яшь тулды. Тарих битләренә күз салсак, 1783 елда Анноне дип исемләнгән француз шәһәрендә бертуган Этьюн һәм Жозеф Монгольфьелар мәйданда үзләре уйлап тапкан күктә очарга сәләтле булган зур...
Калмия авылында кабартып йөри торган һава шарының туган көне уңаенан бик кызыклы кичә үткәрелде. Балаларның иң яраткан уенчыкларының берсе - һава шарына 234 яшь тулды. Тарих битләренә күз салсак, 1783 елда Анноне дип исемләнгән француз шәһәрендә бертуган Этьюн һәм Жозеф Монгольфьелар мәйданда үзләре уйлап тапкан күктә очарга сәләтле булган зур куыкны сынап карыйлар. Әлеге куыкны бүген инде һәркем аэростат буларак белә. Ә чынлыкта исә һава шарының барлыкка килү вакыты борынгы гасырларга ук барып тоташа. Үз чорында уздырылучы төрле чараларда куллану өчен грекларның хайван ашказаныннан ясалып, төрле төсләргә буялган шарларны уйлап табуы мәгълүм. Беренче резин һава шарлары 1824 нче елда Англиядә барлыкка килгән.
Калмия китапханәсендә әлеге бәйрәмне билгеләп үтү максатыннан балаларга чын мәгънәсендә бәйрәм оештырылды. Алар өчен әзерләнгән кызыклы уеннар, бәйгеләрнең барысы да шарлар белән бәйле иде. Чарага килгән балалар, бәйрәмнең кыскача тарихы белән танышканнан соң, берсеннән-берсе уздырып, тырыша-тырыша уеннарда катнаштылар. Табышмакларга җаваплар да таптылар, яулык белән шар очырту уенында яратып уйнадылар. Гомумән, балалар рәхәтләнеп күңел ачты. Соңыннан урамга чыгып шарлар да очырдык. Балаларга гына түгел, олыларга да бик ошады кичәбез. Барсы да рәхмәт әйтеп кайтып киттеләр, дип хәбәр итә безгә Калмия авылы китапханә мөдире Энҗе Галиәхмәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев