28 август 2017 яңалыклары
-
Тукай районында һава шары туган көнен билгеләп үттеләр
Калмия авылында кабартып йөри торган һава шарының туган көне уңаенан бик кызыклы кичә үткәрелде. Балаларның иң яраткан уенчыкларының берсе - һава шарына 234 яшь тулды. Тарих битләренә күз салсак, 1783 елда Анноне дип исемләнгән француз шәһәрендә бертуган Этьюн һәм Жозеф Монгольфьелар мәйданда үзләре уйлап тапкан күктә очарга сәләтле булган зур...
-
1 сентябрьгә әзерлек: Беренче сыйныфка баручы бала нәрсәләр эшли белергә тиеш?
Сентябрь якынлашуга, баласын I сыйныфка озатучы ата-аналар борчуга кала: барысын хәстәрләп өлгерербезме, ниләрне онытмаска? Мәктәп бусагасыннан атлап кергәннән соң баланың тормышы газапка әйләнмәсен өчен, бүгеннән үк нинди чаралар күрергә соң? Күпчелек ата-ана баласы мәктәпкә ияләшә алмый интегер дип тә борчыла, аңа ничек ярдәм итеп булуы турында уйлый. 1. Көн тәртибеннән...
-
Рөстәм Миңнеханов "Инстаграм"га Татарстанда 2017 ел уңышын җыюга багышланган ролик куйган
Видео иртә таңнан кояш баеганчы кырда эшләүче комбайнчыларга багышлана. Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов "Инстаграм"дагы битендә республикада урып-җыю барышы турында ролик куйган. Видео иртә таңнан кояш баеганчы кырда эшләүче комбайнчыларга багышлана. Ролик кош очышы югарылыгыннан төшерелгән матур кадрлардан гыйбарәт. Кичә 4 сәгать эчендә генә дә видеоны 21 меңнән артык кеше караган...
-
Тукай районында һава торышы
Бүген, 28 август көнне, Тукайрайонында аязучан болытлы һава. Көндез 19 градус җылылык, төнге температура +11 градус. Җил секундына 5-6 метр тизлектә. sinoptik.com сайты хәбәр иткәнчә, иртәгә һәм бөрсекөнгә яңгыр явуы көтелә.