Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Түбән Суыксу авылында агач йорт янып бетте

Җомгадан шимбәгә каршы төндә, иртәнге сәгать 3ләр тирәсендә, Түбән Суыксуда яшәүче гаилә өй эчендәге гадәти булмаган тавышка уянып китә. Йорт хуҗасы йокы бүлмәсенең ишеген ачып җибәрә һәм залны ут ялкыны чорнаганын күреп ала. ишекне тиз генә кире ябып, хатынын уята һәм алар йокы бүлмәсенең тәрәзәсеннән ишегалдына сикерәләр. Хуҗалар ул көнне...

Җомгадан шимбәгә каршы төндә, иртәнге сәгать 3ләр тирәсендә, Түбән Суыксуда яшәүче гаилә өй эчендәге гадәти булмаган тавышка уянып китә. Йорт хуҗасы йокы бүлмәсенең ишеген ачып җибәрә һәм залны ут ялкыны чорнаганын күреп ала. ишекне тиз генә кире ябып, хатынын уята һәм алар йокы бүлмәсенең тәрәзәсеннән ишегалдына сикерәләр. Хуҗалар ул көнне өйдә икесе генә булалар, балаларын Яр Чаллыда туганнарында калдырып, төнге сәгать 2дә генә кайтып йокларга яткан булалар.
Ут тиз арада бөтен өйне чолгап ала. Урынга Түбән Суыксуның һәм шәһәрнең 72нче часте янгын сүндерүчеләре килә, ләкин бүрәнәләрдән күтәрелгән бинаны коткарып калу мөмкин булмый, ул санаулы вакыт эчендә янып бетә. Хуҗаларның сәламәтлегенә дә, ихатадагы башка каралты-курага да зыян килми, ләкин күршеләрнең өенең тышы - металлосайдинг көчле температурадан эри. Янгын электр үткәргечендә кыска ялганыштан килеп чыккан дип фаразлана. Әлегә тикшерү бара. Йортсыз калган хуҗалар әлегә мунчаларында яши, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Артем Асеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев