17 июль 2017 яңалыклары
-
FINA: Казанда 2022 елда кыска арада йөзү буенча дөнья чемпионаты үтәчәк
Татарстан башкаласы, Тайбэй һәм Гонконгны узып, халыкара турнирны үткәрү хокукына ия булды. 2022 елгы кыска арада йөзү буенча дөнья чемпионаты Казанда узачак. Халыкара йөзү федерациясе (FINA) Татарстан башкаласын ярышлар уздыру өчен сайлаган. Шәһәрне тәкъдим итү бүген, 17 июльдә, Будапештта үткән. Бу көннәрдә анда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты уза....
-
Тукай районы Кнәз авылы “Айбагыр“ ансамбле Питрау статуэткасына лаек булды
Кнәз авылы мәдәният йортында эшләп килүче "Айбагыр" фольклор ансамбле керәшен татарларының Питрау уңаеннан билгеләп үтелә торган бәйрәм чараларында һәрдаим актив катнаша. Быел да ансамбль 12 июль көнне Зәй районы Югары Баграж авылында узган керәшен мәдәнияте бәйремендә чыгыш ясады. Якташларыбызның чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килгән. Фольклорчыларга бүләк итеп көнкүреш техникасы тапшырганнар....
-
“Салават күпере"ндә торак һәркемгә җитәчәк” - Дәүләт торак фонды
Агымдагы елда 15 йортта 4709 фатир тапшыру - планда, чират буенча 3170 кеше фатирга дәгъва итә. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды агымдагы елда республика буенча - 14 мең 430 фатир төзергә планлаштыра. Әлеге санның төп өлеше - 4709 фатир Казанга - "Салават күпере" микрорайонындагы 15 йортка туры килә. Аларны...
-
Тукай районы Түбән Суыксу авылында агач йорт янып бетте
Җомгадан шимбәгә каршы төндә, иртәнге сәгать 3ләр тирәсендә, Түбән Суыксуда яшәүче гаилә өй эчендәге гадәти булмаган тавышка уянып китә. Йорт хуҗасы йокы бүлмәсенең ишеген ачып җибәрә һәм залны ут ялкыны чорнаганын күреп ала. ишекне тиз генә кире ябып, хатынын уята һәм алар йокы бүлмәсенең тәрәзәсеннән ишегалдына сикерәләр. Хуҗалар ул көнне...
-
Бүгенгә Тукай районында бер баш шартлы терлеккә 10 центнер азык берәмлеге әзерләнде
Һава торышы уңай торудан файдаланып, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бу көннәрдә бар көчләрен терлек азыгы туплауга бирә. Бүгенгә аграрийлар бер баш шартлы терлеккә 10 центнер берәмлек азык әзерләделәр. Бу 4700 тонна печән, 34 мең тонна сенаж дигән сүз. Әлегә күпьеллык үләннәрнең якынча 2800 гектарын, ягъни 30 процентын чабасы бар. Авыл хуҗалыгы...
-
Казанның иң абруйлы 10 югары уку йорты: бюджет урыннары, уку бәяләре, тәртипләр һәм кагыйдәләр
Чыгарылыш сыйныф укучыларының күпчелеге аттестатлар алды һәм документларын тапшырды инде. Бүген - Казан югары уку йортларына кабул итү кампаниясенең иң кызган чоры. Әлеге күзәтүдә без нинди юнәлешләргә бәяләрнең артуы, кайларда яңа юнәлешләр ачылуы һәм ничә кешенең инде документлар тапшырырга өлгерүе хакында сөйләячәкбез. 1. Казан Федераль университеты КФУ - 4980 бюджет...
-
Кояш көлеп карый безгә, күзләр чагыла – Тукай районында һава торышы
Бүген, 17 июль көнне, Тукай районында явым-төшемсез. Аяз иртә кояшлы көнгә әйләнәчәк, ә кичкә таба болытлар да пәйда булыр. Эштән соң урманга, паркка чыгып кайту өчен менә дигән көн! Көндез һава температурасы 28-30 градус, төнлә +17. Җил тизлеге секундына 4 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә, җомга һәм ял көннәрендә...