Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Әҗмәкәй авылында үткән зират өмәсендә 45ләп кеше катнашты

1 май көнне Әҗмәкәй авылында яшәүчеләр, читтән кайткан авылдашлар күмәкләшеп зират өмәсенә чыктылар. Авыл имамы Әмирҗан хәзрәт оештыруында өмәгә 45ләп кеше җыелды. Өлкәннәр, урта яшьтәгеләр күп иде, яшь буын да актив булып килде. Көн дәвамында зиратта шактый эшләр башкарылды: карт агачлар киселде, киң таралган ботаклар чабылды, территориядән чүп җыелды. Әлегә...

1 май көнне Әҗмәкәй авылында яшәүчеләр, читтән кайткан авылдашлар күмәкләшеп зират өмәсенә чыктылар. Авыл имамы Әмирҗан хәзрәт оештыруында өмәгә 45ләп кеше җыелды. Өлкәннәр, урта яшьтәгеләр күп иде, яшь буын да актив булып килде. Көн дәвамында зиратта шактый эшләр башкарылды: карт агачлар киселде, киң таралган ботаклар чабылды, территориядән чүп җыелды. Әлегә чүпләр зират янына өеп куелды, киләсе атнада аны түгү өчен эшмәкәр Муллаян Сәхәпов экскаватор һәм «КАМАЗ» машинасы бирергә вәгъдә итте. Халык үзенең мотопычкылары, башка инструменлары белән килде. Оештыручылар аларга бик рәхмәтле калды.

Әйтергә кирәк, Әҗмәкәйдә мондый өмәләр һәр елны үткәрелә һәм халык аларга елдан-ел күбрәк килә.

Киләсе ялларда да өмә дәвам итәчәк. Оештыручылар халыкны 6 майда чакыра. Ул көнне хатын-кызлар зиратның коймасын буйыйачак. Буяу авыл җирлеге бюджетыннан сатып алынган.

Җәйгә исә, территорияне чүп үләннәреннән арындыру өчен, гербицид сибү дә күздә тотыла, дип хәбәр итте редакциягә өмәне оештыручыларның берсе Равил Төхбәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев