2 май 2017 яңалыклары
-
Тукай районында автомобиль йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәвен «Тоннель» тикшерә
«Тоннель» дип аталган оператив-профилактик рейдның чираттагысы 5 майда, җомга көнне, Яр Чаллы - Водозабор юлында үтәчәк. Район ЮХИДИ инспекторлары һәм участок вәкаләтлеләре чара барышында хокук бозуларның һәр төренә игътибар бирәчәк: руль артына аракы эчеп утыручылар, куркынычсызлык каешын такмаучылар, балаларны креслосыз йөртүчеләр һ. б. ачыкланачак.
-
Тукай районы Әҗмәкәй авылында үткән зират өмәсендә 45ләп кеше катнашты
1 май көнне Әҗмәкәй авылында яшәүчеләр, читтән кайткан авылдашлар күмәкләшеп зират өмәсенә чыктылар. Авыл имамы Әмирҗан хәзрәт оештыруында өмәгә 45ләп кеше җыелды. Өлкәннәр, урта яшьтәгеләр күп иде, яшь буын да актив булып килде. Көн дәвамында зиратта шактый эшләр башкарылды: карт агачлар киселде, киң таралган ботаклар чабылды, территориядән чүп җыелды. Әлегә...
-
Тукай районыннан Гатауллиннар гаиләсе Президент белән очрашты
Комсомолец поселогыннан күпбалалы Гатауллиннар гаиләсе күптән түгел Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән «2016 ел хәйриячесе» X республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнаштылар. Гатауллиннар ике кыз үстергән һәм ятим малайны үз канатлары астына сыендырган гаилә. Арсланны алар Башкортстандагы социаль приюттан алып кайталар. Гаилә бик тату, бүген җиденче сыйныфта укучы...