Тукай районы Борды авылының сайлау участогына беренчеләрдән булып бөтен гаиләсе белән мәктәп директоры Валерий Утяшов килде + фотолар
Тукай районы Борды авылының 2633нче сайлау участогында иртәннән үк халык өзелми. Сайлау участогы ачылганчы ук 20 бордылы инде килгән иде. Барысы бергә бу көнне 494 кеше үз фикерен белдерәчәк, булачак РФ Президентын сайлаячак. Беренчеләрдән булып сайлау участогына Борды авылы мәктбе директоры, депутат Валерий Утяшов килде. Ул бу көнне бөтен гаиләсе...
Тукай районы Борды авылының 2633нче сайлау участогында иртәннән үк халык өзелми. Сайлау участогы ачылганчы ук 20 бордылы инде килгән иде. Барысы бергә бу көнне 494 кеше үз фикерен белдерәчәк, булачак РФ Президентын сайлаячак.
Беренчеләрдән булып сайлау участогына Борды авылы мәктбе директоры, депутат Валерий Утяшов килде. Ул бу көнне бөтен гаиләсе белән Президентты сайлады. Шулай ук беренчеләрдән булып шәхси эшмәкәр, депутат Анатолий Касакин да килде.
Борды авылында беренче тапкыр гына сайлауга килүчеләр дә бар.
Шуны да әйтергә кирәк: Борды авылының мәдәният йортында #Айданавыборы дип исемләнгән фотозона да эшләп килә. Бөтен кеше аның янында фотога төшә, дип хәбәр итә 2633нче сайлау участогыннан район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев