Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Бай Бүләк авылында яшәүче Вәзирә Хәбибуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Яз... Барлык табигатьнең йокыдан уянган мәле. Шундый матур, язгы көндә Сарман районы Рангазар авылында гомер итүче Мөхлисулла һәм Фатыйма апалар гаиләсендә дүртенче бала дөньяга аваз сала. Аңа бәхетле озын гомер теләп Вәзирә дип исем кушалар. Кечкенә Вәзирәгә 7-8 яшьләр булганда, алар гаиләләре белән табигатьнең матур җиренә урнашкан Бай Бүләк авылына...

Яз... Барлык табигатьнең йокыдан уянган мәле. Шундый матур, язгы көндә Сарман районы Рангазар авылында гомер итүче Мөхлисулла һәм Фатыйма апалар гаиләсендә дүртенче бала дөньяга аваз сала. Аңа бәхетле озын гомер теләп Вәзирә дип исем кушалар. Кечкенә Вәзирәгә 7-8 яшьләр булганда, алар гаиләләре белән табигатьнең матур җиренә урнашкан Бай Бүләк авылына күченеп киләләр. Мәктәп яшендә булса да, Вәзирәне кайбер сәбәпләр аркасында укырга алмыйлар. Ул әнисе Фатыйма апага ияреп наданнар өчен мәктәбенә йөри башлый. Тырыш, үҗәт кыз тиз арада укый- язарга өйрәнә, тапкырлау таблицасын яттан белә һәм ул яшьтәшләре белән бергә укый башлый. Бай Бүләк авылында башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң Вәзирә Иске Дөреш авылында укуын дәвам итә. Ләкин ул авыр еллардагы ачлык- ялангачлыкВәзирәгә мәктәптә укуын ташларга мәҗбүр итә. Менә шушы елларда Вәзирә Мөхлисулла кызының хезмәт стажы башлана. Ул башта кайда кул көче кирәк шунда эшли: ат җигеп сабан сөрү, тубал белән чәчү, үгез җигеп Чаллы элеваторына ашлык ташу -- барысын да булдыра тырыш кыз. "Үгезләр йөри алмагач, икешәр көн юлда кунып калган вакытлар булды. Ә ашлыкны башкалар ярдәме белән барыбер вакытында илтеп тапшыра идек,"- дип искә ала Вәзирә апа , ул чакларны искә төшереп.

Ә инде сугыш башлангач, барлык авырлык бала- чага, хатын- кыз җилкәсеә төшә. "Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!", дип тырыша тыл хезмәтчәннәре. Вәзирә авыр сугыш елларында дус кызы Язилә белән атлар карый. "Атларның яхшыларын фронтка озаталар, ә фермаларда начар, ябык атлар гына кала иде. Дәүләт биргән йөкләмәне үтәргә кирәк. Шуның өчен бар көчне куеп эшләдек, тырыштык,"- ди ул авыр сугыш еллары турында.Сугыштан соң үсмер кыз ун ел буе сарыкчылык фермасында эшли.

Хезмәт сөючән, тырыш, намуслы кызны 1960нчы елларда Бай Бүләк авылы бригадасына бригадир итеп билгелиләр. Бу хезмәтендә дә сынатмый Вәзирә ханым. Бригада алдынгылар рәтендә барсын өчен көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә. 45 ел хезмәт стажы белән лаеклы ялга чыкса да, әле тагын ике ел бригадир, биш ел хуҗалыклардан сөт җыючы булып эшли, кырда эшләүче механизаторларны да тәмле ашлар белән сыйлый. Тырыш хезмәтләре юкка булмый аның. Вәзирә Мөхлисулла кызының намуслы хезмәтләре "Хезмәт Кызыл байрагы"ордены, "Хезмәт ветераны", "СССРның халык хуҗалыгындагы уңышлары өчен" һәм башка күп төрле медальләр, күп санлы мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнә. 1972 нче елда ул Сарман районының Почет китабына кертелә.

Барлык гомерен менә шулай хезмәттә үткәрә Вәзирә ханым. Бүгенге көндә ул үзен бик бәхетле кеше дип саный һәм тормыштан ямь табып, барлык туганнарына киңәшче, бердән бер кызына терәк, яраткан оныкларына үрнәк булып Бай Бүләк авылында гомер кичерә. Шушы көнәрдә Вәзирә Мөхлисулла кызы Хәбибуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Олуг юбилеенда Вәзирә апа Мөхлисулловнаны район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров котлап, изге теләкләрен җиткерде. Юбилярга ул Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Васил Хаҗиевтан чәчәк бәйләме һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Вәзирә апаны шулай ук район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов һәм Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгыйтдинов та кайнар котладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Зөлфия Мингалиева,

Яңа Бүләк авылы китапханә мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев