11 май 2017 яңалыклары
-
Элвин Грей ашыгыч рәвештә хастаханәгә эләккән: йөрәге тоткан, диләр
Татарстан белән Башкортсан районнары буенча актив рәвештә гастрольләрдә булган, соңгы арада телләрдән төшмәүче популяр җырчы Элвин Грей хастаханәгә эләккән. Йөрәге тоткан дигән хәбәр интернетта яшен тизлеге белән таралды. Баксаң, Элвинның кан басымы кинәт кенә күтәрелеп киткән икән. Гаҗәп түгел, көне-төне тулы аншлаг белән сәхнәдә чапкан артистның аруы бик ихтимал. Җырчыга...
-
Быел Ураза башлану көне һәм Фитыр сәдакасы күләме тәгаенләнде
Казанда Татарстан Республикасы мөселманнарының чираттагы Пленум утырышы булды. Пленумга республиканың барлык 48 имам-мөхтәсибе, казыйлар, дини уку йортлары һәм мөселман оешмалар җитәкчеләре җыелды, дип хәбәр итә Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Көн тәртибендәге сораулар булып, мөфтиятнең президиум әгъзаларын, Голәмәләр шурасы, Казыйлар Шурасы һәм Аксакаллар шурасының составларын һәм рәисләрен сайлау торды. Мөфти Камил...
-
«Куркуга бирелеп, тавык итеннән һәм йомыркадан баш тартмагыз», – ди районның баш ветеринар табибы Рәүф Басыйров
Исегезгә төшереп узабыз: 7 майда «Лаеш» кошчылык фабрикасыннан тавыкларда кош гриппы булырга мөмкин дигән хәбәр килеп иреште. «Россельхознадзор»ның ветеринария лабораториясендә чыннан да әлеге диагноз - кошларда югары патогенлы H5 тибындагы грипп расланды. Хәзерге вакытта кошчылык фабрикасында 447 мең баш кош тотыла. Хәзер шуның 15 мең тирәсе үле кош - яндыру...
-
«Кама» агрофирмасы кырларында бер атна элек чәчелгән арпаның беренче үсентеләре тишелеп чыкты
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 11 май иртәсенә районда язгы чәчү 47 процентка башкарылган. Планда каралган 45,8 мең гектар җирнең 21,6 мең гектарында чәчү башкарылган. 14,7 мең гектарда бөртекле культуралар, 3,9 мең гектарда шикәр чөгендере чәчелгән. Бордыбаш авылыннан фермер Илдар Әшрәфуллин тиз өлгерә торган бәрәңге утыртуга...
-
«Кама» агрофирмасы кырларында бер атна элек чәчелгән арпаның беренче үсентеләре тишелеп чыкты
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 11 май иртәсенә районда язгы чәчү 47 процентка башкарылган. Планда каралган 45,8 мең гектар җирнең 21,6 мең гектарында чәчү башкарылган. 14,7 мең гектарда бөртекле культуралар, 3,9 мең гектарда шикәр чөгендере чәчелгән. Бордыбаш авылыннан фермер Илдар Әшрәфуллин тиз өлгерә торган бәрәңге утыртуга...
-
Тукай районында «Тоннель» исерек йөртүчеләрне ачыклый
Узган атнада үткән «Тоннель» профилактик акциясе барышында район юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары Водозабор - Әҗмәкәй арасында исерек килеш руль артына утырган ир-атны тоткарладылар. Тукай районында яшәүче әлеге ир-атка карата административ беркетмә төзелде. «Тоннель» операциясенең чираттагысы 12 май көнне иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр Кече Шилнә авылына керү юлында үтәчәк.
-
Тукай районы Бай Бүләк авылында яшәүче Вәзирә Хәбибуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Яз... Барлык табигатьнең йокыдан уянган мәле. Шундый матур, язгы көндә Сарман районы Рангазар авылында гомер итүче Мөхлисулла һәм Фатыйма апалар гаиләсендә дүртенче бала дөньяга аваз сала. Аңа бәхетле озын гомер теләп Вәзирә дип исем кушалар. Кечкенә Вәзирәгә 7-8 яшьләр булганда, алар гаиләләре белән табигатьнең матур җиренә урнашкан Бай Бүләк авылына...
-
Татарстанда һава торышы сөендерми
Татарстанда атна азагына һәм киләсе атна башына кадәр һава температурасы нормадан 5-6 градуска түбән булачак һәм салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина сөйләде. "Башлангыч фаразлар буенча, бу атна азагына һәм киләсе атна башына кадәр җылылык турында...