Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында каз өмәләре гөрли!

Карлар явып, кыш башланганда авылларда каз өмәләре гөрли.

Күңелле каз өмәсе безнең  Иске Дөреш авылында гомер итүче Руслан hәм Рәмзия Шаеховларда булды.  Авылыбызның уңган-булган эшмәкәрләре хакында әле күптән түгел генә , бөтенебез дә яратып укучы, hәр яңалыкны вакытында җиткереп баручы, районыбызда булган барлык вакыйгаларны чагылдыручы газетабыз «Якты юл» битләрендә басылып чыккан иде. Чыннан да, булганнан бар да була шул.


Рәмзия , Ләйсән апасын, Розалия җиңгәсен чакырган да, өмә ясаган. Араларында Сарманнан килгән, Русланның олы апалары- Әлфия апа да бар. Әлфия апа булган җирдә, ямансулап , борын салындырып утырып булмый анысы. Сокланам шундый яшәү дәрте ташып торган чая, күңелле кешеләргә.Үзләре кызык сүзләр дә сөйләшәләр, моңланып җырлап та алалар.      Быел 25 каз үстергән Рәмзия. «Ииии, балаларга, туганнарга күчтәнәчкә өләшә башлагач , бетә ууул.- ди, хуҗабикә, шат елмаеп. Әйе, тырыш та, юмарт та гаилә бу. Үзеңдә булганда күчтәнәч бирүе рәхәт бит ул.


 Татар халкының бик матур гадәте бар аның. Ишектән кем килеп керсә дә, ул самоварга тотына. Чәен куеп җибәрә, өстәлен тутырып табынын әзерли, аннан соң кыстый- кыстый мәтрүшкәле, үләнле чәен эчермичә чыгармый. Шулай булсын.


  Әби- бабаларыбыздан калган кунакчыллык, гадилек, тәмле телле, йомшак күңелле булу бетмәсен.  Татар авылларында була торган, татарларга гына хас өмәләр, кич утырулар онытылмасын. Мондый чаралар безне тагын да бер- беребезгә якынайта, дуслык, туганлык җепләрен ныгыта гына, ләбаса. 


  Йоласына туры китереп, каз каурыйларын су буена кадәр сибеп, таратып та чыкты Рэмзия.  Ә өмәчеләрне сыйларга әзерләнгән табында  каз мае белән майланган тәбикмәк та бар иде. 


Киләсе елларда да казларыгыз күп, табыннарыгыз мул булсын.   Илләр тыныч булсын да, көткән доньяларыбызның рәхәтен күреп яшәргә язсын.
Ләйсән Миннахмәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев