Тукай районы спортчылары уңышлы чыгышлар ясадылар
Әлмәт шәһәрендә «Алтын көз» дип аталган йөзү буенча республика ачык беренчелеге узды.
Тукай районы спортчылары бу бәйгедә уңышлы чыгышлар ясадылар. Ярышлар нәтиҗәләре буенча тукайлылар Әминә Килдибаева, Софья Спиридонова төрле дисциплиналарда икенче һәм өченче урыннарны алдылар. Анастасия Маринкина, Арина Кузнецовалар исә йөзү буенча 3нче разрядны үтәделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев