Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Транспортка арест сала башладылар 

Бүгенгә тукайлылар-ның салым буенча 43,7 млн сум бурычы бар. Аның 27,6 млн сумы – транспорт салымы, 9,3 млн сумы – җир, 6,8 млн сумы милек салымы. 

Салым бурычларын җыюны тизләтү максатыннан районда махсус комиссия эшли. Аның составына суд приставлары, район башкарма комитеты, прокуратура, ЮХИДИ хезмәткәрләре, финанс-бюджет палатасы вәкилләре керә. Алар һәр атнада авыл җирлекләренә чыгып, бурычлыларның өйләренә баралар. 
Бу атнада комиссия әгъзал-ары Князево җирлегенең Казиле авылында яшәүче ир-атның чит ил машинасына арест салды. Әлеге ир-атның 249 мең 996 сумлык транспорт салымы түләнмәгән. Машина ЮХИДИ штрафстоянкасына озатылды. 
Тагын бер бурычлы кеше – Боерган җирлегенең Таулар авылыннан. Аның КАМАЗ машинасы арестка алынды. Әлеге ир-атның вакытында түләнмәгән транспорт салымы 313 мең 537 сум. Бу очракта хуҗа җаваплылыкны үз өстенә алды, бурычны өч көн эчендә капларга вәгъдә бирде, шуңа күрә йөк машинасы урында калдырылды. Әлеге транспортта йөрергә мөмкин, тик сатарга яки сүтәргә ярамый.
Искә төшерәбез, бурыч вакытында түләнмәгәндә эш судта карала. 9нчы районара салым инспекциясендә аңлатуларынча, бу очракта физик зат бурычка өстәп, пеня да түләргә тиеш була. Эш суд приставларына тапшырылганда салым түләүченең милегенә, банктагы счетына арест салынырга, акчалары алынырга, бурыч хезмәт хакыннан басып калынырга, чит илгә чыгу вакытлыча чикләнергә мөмкин.
Комиссия алга таба да авылларга чыгуын дәвам итәчәк. 
Күңелсезлекләргә юлыкмыйм дисәгез, әҗәтләре-гезне соңга калмыйча түләгез дип чакыралар район комиссиясе әгъзалары.

 

Салым квитанцияләре почтадан килмәсә, тукайлылар салым инспекциясенә үзләре мөрәҗәгать итә ала.
Адресы: Алабуга шәһәре, Чапаев урамы, 78нче йорт. 
Эш сәгатьләре: 
Дүшәмбе, чәршәмбе, җомга 8.00-17.00.
Сишәмбе, пәнҗешәмбе: 8.00-19.00.
Айның икенче һәм дүр-тенче шимбәсендә: 8.00-13.00.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев