Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләнче Тамакта алтмыш яшьлек ир-ат янып үлде

Чәршәмбе көнне кичке сәгать тугызынчы яртыда янгын сүндерү хезмәткәрләре Теләнче Тамак авылында йорт януы турында хәбәр алалар. Алар килеп җиткәндә агач бүрәнәләрдән төзелгән иске йортның верандалары янып беткән, ут өйнең стеналарына, түбәләренә күчкән була. Йортка электр да, газ да тоташтырылмаган, биредә 60 яшьлек ир-ат берүзе генә яшәгән, беркайда да эшләмәгән,...

Чәршәмбе көнне кичке сәгать тугызынчы яртыда янгын сүндерү хезмәткәрләре Теләнче Тамак авылында йорт януы турында хәбәр алалар. Алар килеп җиткәндә агач бүрәнәләрдән төзелгән иске йортның верандалары янып беткән, ут өйнең стеналарына, түбәләренә күчкән була. Йортка электр да, газ да тоташтырылмаган, биредә 60 яшьлек ир-ат берүзе генә яшәгән, беркайда да эшләмәгән, алкогольле эчемлекләр кулланырга яраткан.

Әлеге ир-атның янган гәүдәсен янгын сүндерүчеләр веранда ишеге урыныннан табып алганнар. Ут эченнән чыгарга тырышкан, ләкин истән агуланыпмы, өстенә түбә такталары ишелепме, ул шунда егылган дип фаразлыйлар алар. Ир-ат өендә тәмәке тартырга да яраткан, ут саксызлык аркасында чыккан булырга мөмкин, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Илнар Мифтахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев