17 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Тукай районында мөнәҗәт башкаручылар җыелачак
2 октябрь көнне Калмаш авылының мәдәният йортында "Мөнәҗәт кичәсе" үткәреләчәк. Бу чара Халыкара өлкәннәр көненә багышлана. Тукай районында мондый кичә инде дүртенче тапкыр уза, быелгы бәйрәмнең үзенчәлеге - анда күрше-тирә районнардан да катнашучылар килүе көтелә. Гадәттәгечә, анда теләге булган һәркем катнаша ала, яшь буенча чикләүләр юк. Моның өчен районның мәдәният...
-
Теләнче Тамакта алтмыш яшьлек ир-ат янып үлде
Чәршәмбе көнне кичке сәгать тугызынчы яртыда янгын сүндерү хезмәткәрләре Теләнче Тамак авылында йорт януы турында хәбәр алалар. Алар килеп җиткәндә агач бүрәнәләрдән төзелгән иске йортның верандалары янып беткән, ут өйнең стеналарына, түбәләренә күчкән була. Йортка электр да, газ да тоташтырылмаган, биредә 60 яшьлек ир-ат берүзе генә яшәгән, беркайда да эшләмәгән,...
-
Татарстанда өстәмә ял көне
Оешма һәм берләшмә хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләрен истә тотып, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Корбан бәйрәме уңаеннан ял көне турында мәгълүмат бастырды. Татарстан Республикасының 1992 елның 19 нчы февраленнән "Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре" турындагы кануны нигезендә быел 24 сентябрь, Корбан бәйрәме булганлыктан...
-
Әҗмәкәй авыл җирлегендә сайлау оешкан төстә үтте(фото)
13 сентябрьдә Әҗмәкәй авыл җирлегендә чираттагы сайлау компаниясе үткәрелде. Ял көне булуга карамастан, сайлауга халык, бик актив булып, 7 тулганчы ук килә башлады һәм бу хәл кичке 8 гә кадәр дәвам итте. Гадәттәгечә, сайлаучыларны күңелле музыка каршы алып, озатып калды. Иң беренче килгән сайлаучыга һәм яшь сайлаучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды....