Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татарстан» совхозы поселогында яңа тротуардан йөри башладылар

Халыктан җыйган үзара салымга һәм аңа өстәп дәүләттән бирелгән акчага күптән түгел «Татарстан» совхозы поселогында тротуар салдылар. Финанслау күләме 334 мең сумны тәшкил итә.

Эшне башкарган «Татарстан» коммуналь челтәрләре оешмасында әйтүләренчә, тротуар Мәктәп урамында 245 метрда ясалган. Элек анда күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең бакчалары, базлары урнашкан булган. Эшчеләр территорияне яхшылап тигезләп, ком, металл сетка салып, өстенә бетон җәйгәннәр. Эшләр ике атналап элек төгәлләнгән. Балалар хәзер мәктәпкә машина юлыннан яки пычракка батып юл кырыеннан йөрмиләр, чиста, тигез тротуардан баралар.

Район авылларында тротуарлар бүген күпләп салына башлады, чөнки бу - көн таләбе. Җирлекләрдә транспорт саны көннән-көн арта, шуңа күрә автомобиль юлыннан йөрү җәяүлеләрнең сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч тудыра. Тротуарларны төзергә авыл җирлекләрендә, нигездә, үзара салым һәм аңа өстәп дәүләттән бирелгән акча ярдәм итә.

Реклама

2015 елда җыелган үзара салым акчасына исә «Татарстан» совхозы поселогында Сергей Попов урамында тротуар салырга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X