30 октябрь 2015 яңалыклары
-
«Дүрт аяклы дустым» бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле
Җиңүчене тукайлылар сайлады. Иң яхшы фотография өчен тавыш бирүдә 2191 кеше катнашты. Бәйгедә үз көчен сынап карарга теләүчеләрдән бары тик яраткан хайваннарының фоторәсеме һәм аның турыда сөйләү соралды. Нәтиҗәдә беренче булып Солтан Хәдиев табылды. Ул Иштирәк авылыннан. Малайның фоторәсеме 50,9% тавыш җыйды. Солтанның фотосын 1116 кеше яхшы дип тапты. Икенче...
-
Пионерга да, комсомолга да алмадылар
- Ул каһәрле, репрессия елларын үз башыбыздан кичергәч, берәүгә дә күрергә язмасын, - дип каршылады безне Калмия авылының репрессия корбаны кызы Саҗидә Хәсән кызы Асылмәрдәнова.
-
«Татарстан» совхозы поселогында яңа тротуардан йөри башладылар
Халыктан җыйган үзара салымга һәм аңа өстәп дәүләттән бирелгән акчага күптән түгел «Татарстан» совхозы поселогында тротуар салдылар. Финанслау күләме 334 мең сумны тәшкил итә.
-
Кечкенә тукайлылар халыкара бәйгедә җиңү яулады (фото)
Сәнгать мәктәбендә укучы Виктория Денисова һәм Ләйлә Әхмәтсафина халыкара иҗат бәйгесендә алдынгы урыннар яулады. Кызлар «Жәйнең могҗизалы мизгелләре» бәйгесендә укытучылары Ләйсән Шәймәрданова ярдәме белән ясалган рәсемнәре белән катнашты.Нәтиҗәдә Ләйләнең «Тычкан утлары белән кояш бату»(" Закат со светлячками")дип исемләнгән рәсеме беренче урынга лаек булып табылды. Виктория Денисованың «Карбыз телеме» дип аталган...
-
Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында хисап тотачаклар
Сишәмбе көнне ТР Министрлар Кабинетында этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү күләмен һәм аның әйләнешен исәпләү буенча бердәм мәгълүмат системасы кертү мәсьәләсенә багышланган видеокиңәшмә үтте. Чара ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев рәислегендә узды. Әлеге яңалык гамәлгә кергән очракта ваклап сатучылар үзләре саткан продукция турында бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында...
-
«Якты юл»ның маягы булып калды
Карлар эреп, бакча эшләре башланыр алдыннан журналист дустыбыз Дамир Казаннан авыр операция ясатып кайтты. Элек тә берничә операциядән соң тернәкләнеп, матураеп, тазарып киткәч, монысын да җиңәр, кулына каләмен алып, язасы әсәрләрен төгәлләр, үзе эшләгән «Якты юл» газетасы редакциясенә килеп, яшь журналистлар белән эчтәлекле әңгәмәләр үткәрер, берәр шаян хикәясен укып көлдерер...
-
Яшь буынга мирас булып калсын, бер хәзинә калсын үткәннән
Әби-бабаларыбызның мирасы... Кайда соң ул? Онытылып беткән калфакларыбыздамы, чыңлавы җаныбызда гына сакланган чулпы-тәңкәләребездәме, әкият итеп кенә сөйләргә калган бишек җырларындамы? Әллә инде кыңгыраулы туй дугаларын бизәгән, Сабан туенда колга башларында җилфердәгән, инде сандык төпләрендә саргая башлаган сөлге-тастымалларыбыздамы? Бүгенге кичәгә Түбән Суыксу мәдәният йортында җыйналуыбызның максаты - вакыт җилләре белән саргая...
-
Сосновый Бор поселогында хоккей корты төзелешендә тулы куәтенә эш бара
Авылларда хоккей кортлары төзү, искеләрен яңарту дәвам итә. Узган атнада Сосновый Бор поселогында да яңа шугалак төзү буенча эш башланды.
-
Укытучылар тест үттеләр
Кнәз мәктәбе базасында 45 укытучы «Татарстан Республикасында электрон белем бирү» информацион системасының шәхси кабинетында тест үттеләр. Районның педагоглары тиешле баллар туплады. Мәләкәс авылы мәктәбенең тарих укытучысы Юрий Васильев һәм шулай ук тарих укытучысы Гөлүсә Латыйпова (Түбән Суыксу мәктәбе) хәтта 100 балл җыйды. - Барлык сораулар да тиешле дәрәҗәдә җитди, аннан...