Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар конгрессы үткәргән бәйгедә чит илләрдә яшәүчеләр һәм төрле милләт вәкилләре катнаша

Газетабыз битләрендә Бөтендөнья татар конгрессының «Бәхетле балачак» балалар иҗаты бәйгесе үткәрүе турында хәбәр иткән идек. Кече Шилнәдән: «Эшләребезне җибәргән идек, әлегә сайтта урнаштырмаганнар (ә биредә тавыш бирү барырга тиеш), аларның язмышы ничегрәк икән?» - дигән сорау белән шалтыраттылар. Без, үз чиратыбызда, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының райондагы җирле оешмасы аша...

Газетабыз битләрендә Бөтендөнья татар конгрессының «Бәхетле балачак» балалар иҗаты бәйгесе үткәрүе турында хәбәр иткән идек. Кече Шилнәдән: «Эшләребезне җибәргән идек, әлегә сайтта урнаштырмаганнар (ә биредә тавыш бирү барырга тиеш), аларның язмышы ничегрәк икән?» - дигән сорау белән шалтыраттылар. Без, үз чиратыбызда, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының райондагы җирле оешмасы аша бәйгене оештыручылар белән элемтәгә кердек. «Бәйгегә эшләр бик күп килде, - дип аңлатты безгә Татар конгрессының мәгълүмати-аналитик идарә хезмәткәре Мөнирә Сәгыйдуллина. - Үзебез дә болай булыр дип уйламаган идек. Бәйге бит әле беренче тапкыр гына үткәрелә. Иҗади эшләр хәтта Канада, Франция, Казахстаннан килде, иң сөендергәне - бәйгедә төрле милләт балалары катнаша. Эшләрне әлегә карыйбыз, тикшерәбез, аларны киләсе атнада конгресс сайтына урнашырачакбыз. Биредә алар өчен тавыш биреп була». Сораулар булганда Бөтендөнья татар конгрессына (8843) 236-50-55, 236-49-66 номерларына шалтырата аласыз. Бәйгенең шартлары газетабызның сайтында урнаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конгресс