9 апрель 2014 яңалыклары
-
Театр яктылыкка, нурга илтә...
5-6 апрельдә Чаллының татар дәүләт драма театрында «Идел йорт» халык театрларының XIV төбәкара фестиваленең зона сайлап алу туры үтте. Бу көннәрдә сәхнәдә Теләнче Тамак һәм Мусабай-Завод авыллары үзешчән театрлары чыгыш ясады.
-
Агроталәпләр җентекләп тикшерелә, механизаторларга түләү мәсьәләләре аңлатылды
Язгы кыр эшләренә санаулы көннәр калып бара. Игенчеләр - зур сынау алдында. Алар бүген машина-трактор паркында, орлык амбарларында язга әзерлекне кат-кат тикшерәләр. Ачылган кимчелекләрне шунда ук бетерү ягын күрәләр. Белгечләрдән торган комиссияләр хуҗалыкларда үзара тикшерүләр үткәреп, язгы кыр эшләренә әзерлеккә соңгы ноктаны куя һәм кырга чыгарга рөхсәт бирә. Шул уңайдан...
-
Татар конгрессы үткәргән бәйгедә чит илләрдә яшәүчеләр һәм төрле милләт вәкилләре катнаша
Газетабыз битләрендә Бөтендөнья татар конгрессының «Бәхетле балачак» балалар иҗаты бәйгесе үткәрүе турында хәбәр иткән идек. Кече Шилнәдән: «Эшләребезне җибәргән идек, әлегә сайтта урнаштырмаганнар (ә биредә тавыш бирү барырга тиеш), аларның язмышы ничегрәк икән?» - дигән сорау белән шалтыраттылар. Без, үз чиратыбызда, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының райондагы җирле оешмасы аша...
-
Апрель аенда магнит көннәр көтелә
Синоптиклар хәбәр итүенчә, 12, 13, 19, 21, 22, 25, 29 апрельләрдә Җирнең магнит кыры тотрыксыз булуы көтелә. Шуңа да аеруча хроник авырулары булган кешеләргә үз организмнарына карата игътибарлы булулары сорала. Айның калган көннәрендә магнит тайпылышлар сиземләнмәячәк.