Сыерчыклар өйле булды
Безнең Биклән авылында мәктәп белән балалар бакчасы янәшә урнашкан. Язгы матур иртәгә хозурланып барганда, балалар бакчасы ишек алдындагы агачлардагы кошларның матур итеп сайрашуы игътибарымны җәлеп итте. Анда әйтеп бетерә алмаслык матурлык иде. Агачларда берсеннән-берсе матур яңа оялар, ә ул ояларга парлы сыерчыклар кунган. Алар берсен-берсе уздырып сайрашалар, янәсе, күрәсезме аларга...
Безнең Биклән авылында мәктәп белән балалар бакчасы янәшә урнашкан. Язгы матур иртәгә хозурланып барганда, балалар бакчасы ишек алдындагы агачлардагы кошларның матур итеп сайрашуы игътибарымны җәлеп итте. Анда әйтеп бетерә алмаслык матурлык иде. Агачларда берсеннән-берсе матур яңа оялар, ә ул ояларга парлы сыерчыклар кунган. Алар берсен-берсе уздырып сайрашалар, янәсе, күрәсезме аларга нинди матур урында оя куйганнар! Агачлардагы оялар санын саныйм, алар - 11! Нинди генә формада ясалмаган алар: шакмаклап та, өчпочмак формасында да, квадратлысы да бар, аларны барысын да кул осталары ясаганы күренеп тора. Минем күңелдә туган сорауларны сизенгәндәй, каршыма өлкәннәр төркеме тәрбиячесе Зәрринә Гыймазиева үзе килеп чыкты. "Әле кайчан шундый матур оялар ясатырга өлгердегез?,- дим. Ул миңа бәйнә-бәйнә сөйләп китте: "Безнең "Эллүки" балалар бакчасында сыерчык оялары бик иске иде. Шул уңайдан зурлар (10 оя) һәм уртанчылар төркеменең (1 оя) әтиләре ярдәме белән, бездә бик саваплы эш башкарылды.. Хәзер 11 агачны 11 сыерчык оясы бизи. Бу саваплы эшләребез бәйрәмгә әверелде. Ул көнне тәмләп пешкән коймак һәм чәй табыны янына шушы эшне башкарган әти-әниләребез килде. Сыерчык оясы бәйрәме үткәрдек дисәк тә һич арттыру булмас! Алар үзләренең эшеннән үзләре канәгатъ калып, аш -су осталарына рәхмәт әйтеп, күтәренке кәеф белән өйләргә таралдылар. Балалар куанычына бу көннәрдә чик-чама юк, куп ояларда сыерчыклар үз ояларын тапты, балалар өчен көн-төн симфония уйный",-диде ул үзе яңа йортка күченгән бәхетле сабый сыман.
Әйе, менә бит өлкәннәр бердән - кошларны оялы итсә, икенчедән - балаларга күпме шатлык бүләк иткәннәр. Әле бу симфония язын да, җәен дә күп еллар яңгырар, ә бу моңга сабыйларның шат авазы да кушылса балалар бакчасы - җәннәт бакчасына әверелер!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев