11 апрель 2018 яңалыклары
-
Бабайлар әйткән : “Кыр үрдәкләре тазарып кире кайтса , яз озын һәм салкын булыр”,- дигәннәр
Бүген 12нче апрель районыбызда көндез +2 җылы, төнлә -5 градус булачак. Уртача һава басымы тере көмеш баганасының 756мм тәшкил итәчәк. Җил көнбатыштан секундына 2-4м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ruсайты. Кояш чыга 4:32 минутта, кояш бата 18:28 минутта. Бабайлар әйткән : "Кыр үрдәкләре тазарып кире кайтса , яз...
-
“Күңелем сандыгы”
"Күңел сандыгына бар да сыя: Серләр , уйлар, рәнҗеш, үче дә ... Серле сандык булып кала бирсен, Җиңелрәк булсын җаныңа... Ә шатлык хисләрен беркайчан да Салып куйма сандык төбенә! Бәхет касәләрең әзер торсын Су сибәргә тормыш гөленә!..." Районыбызның талантлы язучысы , "Тукай районы Гимны", "Изгелек Гимны" һ.б. бик күп җырлар,...
-
11 апрель - Халыкара фашист концлагерь тоткыннарын азат итү көне.
11 апрель - Халыкара фашист концлагерь тоткыннарын азат итү көне. Бу көнне бөтен дөньяда фашист концлагерьларында һәлак булганнарны искә алалар, истәлекле чаралар һәм очрашулар оештыралар. Бүген шундый очрашуларның берсе Круглое Поле поселогында яшәүче элеккеге балигъ булмаган тоткын - Левицкая Ольга Ивановна өендә узды. Ольга Ивановна үзенең истәлекләре белән урта мәктәп...
-
Букмекерлар Гагарин кубогын ЦCКА отар дип фаразлый
Гагарин Кубогы өчен бәхәстә Мәскәү командасы КХЛ Көнчыгыш конференциясе җиңүчесе "Ак Барс" белән очрашачак. Букмекерлар Гагарин кубогын ЦCКА отар дип фаразлый. Анда Мәскәү командасы Казанның "Ак Барс" командасына каршы уйный. Гагарин Кубогы финалы 14 һәм 16 апрельдә Казанда "Ак Барс" белән ЦСКА арасында ике матч белән башланачак. Аннан серия Мәскәүгә...
-
Илле ел колхоз рәисе булган Фәйзи Галиев хуҗалыкны миллионер итүнең биш факторын әйтте
Әтнә районының "Искра" колхозы миллионер колхоз булган. Әтнә районының Түбән Шашы авылында яшәүче сугыш ветераны, 19 яшеннән башлап, 50 ел колхоз рәисе булып эшләгән Фәйзи Галиев "Татар-информ"га хуҗалыкларны рентабельле итүнең төп биш факторын әйтте. "Беренчесе - җирдән файдалана белергә кирәк. Безнең колхоз миллионер колхоз саналды. "Син акчаны каян аласың?" дияләр...
-
Икмәкне кая сатасын белмичә үстерергә кирәкми – экс-колхоз рәисе
Илле ел колхоз рәисе булып эшләгән Фәйзи Галиев кадерсез икмәк үстергән акчага мал асрап була дигән фикердә. Татарстаның Әтнә районы Зур Шашы авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны, 19 яшеннән башлап, 50 ел буе колхоз рәисе булып эшләгән Фәйзи Галиев узган ел республиканың 5 млн тонна ашлык җыеп алуына карата...
-
Татарстанда хаҗ бәясе 10-15 мең сумга артты
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Хаҗ" операторы бәянең ни сәбәпле артуын аңлатты. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Хаҗ" операторы хаҗ бәясен 10-15 мең сумга арттырган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына хаҗ-оператор матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Матбугат хезмәтендә ачыклык керткәнчә, 2018 ел башыннан Согуд Гарәбстанында яңа 5 процентлы салым (НДС) гамәлгә кергән, шул сәбәпле,...
-
Татарстанлылар иң яхшы аш-су остасы исеме өчен көрәшәчәк
12-14 апрельдә Казанда татар милли ашлары буенча Юныс Әхмәтҗанов исемендәге һөнәри конкурс узачак. 12-14 апрельдә Казанда татар милли ашлары буенча Юныс Әхмәтҗанов исемендәге һөнәри конкурс узачак, дип хәбәр итә Казан инновацион университеты матбугат хезмәте. Конкурста җәмәгать туклануы предприятиеләре аш-су осталары һәм студентлар катнашачак. Чара татар халык ашларын һәм татарларның кунакчыл...
-
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә “Роскосмос” генераль директоры белән очрашты
Татарстан Президенты һәм "Роскосмос" вәкилләре "Восточный" космодромы төзелеше турында фикер алышты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында "Роскосмос" дәүләт корпорациясе генераль директоры Игорь Комаров белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте. Очрашуда төзелеш, архитектура, һәм Торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ПСО "Казан" генераль директоры Равил...
-
Мәктәп укучыларының әти-әниләре татар теле буенча бердәм республика имтиханы тапшырачак
Әлеге акция әти-әниләргә бердәм республика имтиханы турында тулырак мәгълүмат бирәчәк. 17 апрельдә Татарстанда мәктәп укучыларының әти-әниләре татар теле буенча бердәм республика имтиханы тапшырачак. Бу хакта Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Татар телен белү дәрәҗәсенә карап, имтиханны өч төркемдә бирергә була. Оештыручылар фикернечә, әлеге акциядә катнашып, әти-әниләр...
-
Тукай районы халкы язгы ташу белән көрәшә
Берничә авылда урамнарны, ишегалларын су баскан. Тукай районы халкы социаль челтәрләрдә торак пунктларны су басуы турында хәбәрләр җиткерә. Шаһитларның берсе Олы Шилнә авылында елганың ярларыннан чыга башлавын хәбәр итә. Аның сүзләренчә, елга аръягындагы урамда су ишегалларына килеп җиткән. Ильбухтино авылында халык су агу канаулары юклыкка борчыла. Югары урамны су баскан....
-
Чаллыда балыкчы Чулман елгасында боз астына төшеп киткән
Әлеге хәл шәһәр пляжы тирәсендә ярдан 700 метрлап ераклыкта булган. Чаллыда 61 яшьлек балыкчы Чулман елгасында боз астына төшеп киткән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә көндез бердәм 112 номеры ашыгыч диспетчерлык хезмәтенә шалтырату алынган. Шаһит Чулман елгасында...
-
Татарстанның йөз еллыгына республика тарихы турында сайт булдырылды
Анда материаллар һәм архив документлары һәр көнне өстәлеп торачак. Татарстанның йөз еллыгына республика тарихы турында сайт булдырылды. Әлеге сайтны "Татарстан" журналы эшләтеде. 100.tatarstan.ru адресы буенча Татарстан Энциклопедиясе институты, Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты һәм республика архивлары ярдәмендә җыелган документлар һәм фотографияләр белән танышырга мөмкин. Татарстан тарихын "Хронограф" рубрикасында, әләм һәм...
-
Монреаль татарлары куйган “Беренче театр” спектаклен караганда тамашачылар елаган
"Киләсе елга әйдәгез "Галиябану"ны куегыз, дип сорыйлар", - ди Алимә Сәләхетдинова. Канадада Монреаль татарлары Галиәсгар Камал әсәре буенча куйган "Беренче театр" спектаклен караганда, тамашачылар елаган. "Киләсе елга "Галиябану"ны куегыз, дип сорыйлар", диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Монреаль Татар җәмгыяте вәкиле Алимә Сәләхетдинова. Татар җәмгыяте вәкиле сүзләренчә, режиссер үзе куйган тамаша белән йөз...
-
Татарстанлыларны Бөек Ватан сугышына багышланган конкурста катнашырга чакыралар
Бәйге Бөек Ватан сугышында совет солдатларының, локаль низагларда Россия хәрбиләренең батырлыгы турындагы истәлекләрне мәңгеләштерү өчен оештырыла. Татарстанлыларны Бөек Ватан сугышына багышланган Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, РФ Оборона министрлыгы, РФ Мәгариф һәм фән һәм Мәдәният министрлыклары, Россия дәүләт китапханәсе...