Бүген районга Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская килде. Ул «Халык контроле» мәгълүмат порталы аша кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше буенча район активы белән сөйләште. Очрашуда башкарма комитетның бүлек башлыклары, хокук саклау органнары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Быел порталга тукайлылардан 105 мөрәҗәгать кергән. Шуларның 51е хәл...
Бүген районга Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская килде. Ул «Халык контроле» мәгълүмат порталы аша кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше буенча район активы белән сөйләште. Очрашуда башкарма комитетның бүлек башлыклары, хокук саклау органнары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Быел порталга тукайлылардан 105 мөрәҗәгать кергән. Шуларның 51е хәл ителгән, 36сы буенча эш планлаштырылган, 2се буенча эш бара, 16сы кире кагылган. Биш ел дәвамында, портал эшли башлаганнан бирле, барлыгы 339 мөрәҗәгать кергән. «Бу күп түгел, - дип белдерде Сәрия Харисовна. - Болар нәкъ башка районнардагы кебек сораулар: юлларны төзекләндерү, урамнарны яктырту, территорияне чүптән арындыру һ. б. Ләкин заявкаларның үтәлеш күрсәткече сездә түбән. Дөрес, соңгы вакытта ул 30 проценттан 50гә күтәрелгән», - дип билгеләп үтте ул. Аннары хәл ителмәгән һәр сорауны тикшереп чыкты, авыл җирлекләре башлыкларыннан һәм башка җаваплы затлардан аларның үтәлмәү сәбәпләрен ачыклады. Сүзен ул 2012 елда килгән мөрәҗәгатьтән башлады. Анда Шилнә елгасы күпереннән борылышка кадәр юлның нык начар хәлдә булуы турында сүз бара. «Нигә бу эш 2019 елга гына планлаштырылган?» - дип сорады ул җаваплы затлардан. Бу участокка җыелыштан соң чыгарга сөйләштеләр.
Иске Җирекледә Кольцевая урамының яктыртылмавы турындагы хәбәр интернет-порталга 2013 елда кергән булган. Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы урынбасарының әйтүенчә, монда 5 фонарь кирәк. «Биш фонарьны җиде ел куялармыни? Ярар инде, юл ясарга миллионнар кирәк. Әгәр фонарьлар җитәрлек дип саныйсыз икән, мөрәҗәгатьне ябыгыз» - дип аптырады вәкаләтле вәкил.
Юлларның начарлыгына дәгъва белдергән хәбәрләр Суровкадан, Сосновый Бордан, Новотроицкоедан, Комсомолецтан, Бакчасарайдан, Бәткедән, Кече Шилнәдән, Яңа Байлардан, Түбән Суыксудан һәм башка җирлекләрдән җибәрелгән. Бу юнәлештә федераль һәм республика программалары эшли, «Халык контроле»ндә күрсәтелгән участокларның бер өлеше программаларга кертелгән.
Кече һәм Олы Шилнә арасында санкцияләнмәгән чүплек, Иске Җирекленең Лесная урамында шулай ук фонарьлар янмый, Боерган авылы территориясендә ферма төзи башлаганнан калган торбалар чыгып тора, алар кеше тормышына куркыныч тудыра, Куадыда балалар өчен бер уен мәйданчыгы да юк, «Восход», «Дизелист» бакчачылык ширкәтләренә бару юлында юл билгеләре буялган, нинди тизлектә хәрәкәт итәргә икәнлеге билгесез - Сәрия Сабурская бу һәм башка күп сорауларга тукталды. Сөйләшү ике сәгать дәвам итте. Аннары, «Халык контроле»ндә билгеләнгән кайбер җитешсезлекләрне үз күзләре белән күрү максатыннан, кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил кайбер объектларда да булды.
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев