23 июнь 2017 яңалыклары
-
Сәрия Сабурская: «Урамга биш фонарь куяр өчен җиде ел вакыт кирәкмени?»
Бүген районга Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская килде. Ул «Халык контроле» мәгълүмат порталы аша кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше буенча район активы белән сөйләште. Очрашуда башкарма комитетның бүлек башлыклары, хокук саклау органнары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Быел порталга тукайлылардан 105 мөрәҗәгать кергән. Шуларның 51е хәл...
-
Калмиядә Сабантуйга 3 чиләк йомырка җыйдылар
- Шушы көннәрдә авылыбызда элек-электән килгән күркәм йола буенча Сабантуйга бүләкләр җыю оештырдык, - дип хәбәр итә безгә Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова. - Без җирлегебезнең үзешчән артистларын, яшь талантларын ияртеп, Калмия авылының мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Чулпан Габидуллина һәм китапханә мөдире Энҗе Галиәхмәтова белән бергә, бизәлгән арбалы...
-
Илфак Шиһапов Исмәгыйль абыйны журналистларның әтисе дип саный иде – Илсөя Бәдретдинова
Журналист һәм продюсер Илфак Шиһапов халыкка "Татарстан яшьләре" газетасы аша танылды. Журналист һәм продюсер Илфак Шиһапов халыкка "Татарстан яшьләре" аша танылды. Аның Казанга күченеп килүе дә газетаның баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиевның "Татарстан яшьләре"нә эшкә чакыруы белән бәйле булган. "Исмәгыйль абыйга Илфак илаһилаштырып карый иде", - ди "Татарстан яшьләре" газетасында чирек...
-
«Терлек азыгы әзерләү өчен иң кулай вакыт, үләннең үскәнен көтеп торудан мәгънә юк», – диләр белгечләр
Бүген көзге-кышкы айларда терлекләрне сыйфатлы ашату өчен азык әзерләүнең иң кызган чоры. «Терлек азыгы әзерләү өчен иң кулай вакыт хәзер, бер атнадан инде соң булырга мөмкин. Һәр үткән көн азыкның туклыклыгын киметә, яшел үләннең үскәнен көтеп торудан мәгънә юк», - ди ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов....
-
Белдерүләрне гел «Якты юл»дан карыйбыз, реклама бирүчеләр күбрәк булсын иде, диләр Бәткедә
2017 елның икенче яртысына газета-журналларга язылу өчен бер атна вакыт калды. «Якты юл» («Светлый путь») газетасының тугры абунәчеләре инде кампаниянең башында ук язылды, ә өлгермәгәннәргә ашыгырга кирәк. Искә төшерәбез, атнага ике мәртәбә килүче басманың бәясе 648 сум. Җомга санын гына алган очракта 546 сум түләргә туры киләчәк. Газетага почта бүлекләре...
-
"Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиевның кызы Айгөл: "Әти җан биргәндә азан яңгырый иде"
Бүген кич, кояш баткач, ифтарлар узгач, татар дөньясы кайгылы хәбәр алды - "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире, күп татар журналистларының остазы, татар матбугаты үсешенә искиткеч өлеш керткән күренекле шәхес Исмәгыйль Шәрәфиев каты авырудан соң арабыздан киткән. Аңа 66 яшь иде. Исмәгыйль Шәрәфиевның вафаты турындагы хәбәрне "Татар-информ" агентлыгына озак еллар аның...
-
Бүген Тукай районында болытлы
Бүген, 23 июнь көнне, Тукай районында болытлы һава. Яңгыр явуы көтелми, дип хәбәр итә sinoptik сайты. Көндез һава температурасы 19 градус, төнлә - 8 градус җылылык.