«Терлек азыгы әзерләү өчен иң кулай вакыт, үләннең үскәнен көтеп торудан мәгънә юк», – диләр белгечләр
Бүген көзге-кышкы айларда терлекләрне сыйфатлы ашату өчен азык әзерләүнең иң кызган чоры. «Терлек азыгы әзерләү өчен иң кулай вакыт хәзер, бер атнадан инде соң булырга мөмкин. Һәр үткән көн азыкның туклыклыгын киметә, яшел үләннең үскәнен көтеп торудан мәгънә юк», - ди ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов....
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов сүзләренә караганда, бүгенге көндә районда аграрийларның төп көчләре сенаж салуга җәлеп ителгән. Район буенча 2,5 мең тонна сенаж әзерләнгән. Шуның 400 тоннасын «Тукай азык-төлек корпорациясе» туплаган, «Гигант» хуҗалыгында - 712, «Ярыш»та - 436 һәм «Р-Агро» хуҗалыгында 150 тонна азык әзерләнгән. Сенаж салу белән беррәттән яфраказык һәм печән әзерләү дә бара. Һава торышы әлеге эшне тулы көченә алып барырга мөмкинлек бирми. Шулай да бүгенге көндә «Р-Агро» хуҗалыгы - 18, «Гигант» 3 тонна күләмендә яфраказык, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык 50 тонна печән әзерләгән.
Без «Ярыш» хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү эшләре барышы белән таныштык. Хуҗалыкта төп эшне механизаторлар Фәнис Шәмсиев һәм Рафик Сәлахов башкара. Аларның беренчесе үләннәрне «КСУ-1» чапкычы белән чаптыра, ә икенчесе - «Полесье» комбайны белән үләннәрне тураклап тутырып бара.
Күпьеллык үләннәр монда 920 гектар мәйданны били.
- Азык әзерләүне оешкан төстә башлап җибәрдек, конвейер берөзлексез эшләп тора, азык запасы көн саен сизелерлек тулылана, - дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Расим Шәйхаттаров. - Безгә алдагы кышлатуга 1000 тонна печән, 5 мең тонна силос һәм 3 мең тонна сенаж әзерләргә кирәк.
Комбайннарның югары җитештерүчәнлеге «КамАЗ» шоферларының оешкан төстә эшләүләреннән дә тора. Марат Мәрдәнов, Фәрит Шәйхнуров автомашиналары басудан траншеяларга бертуктаусыз йөреп торалар. Аларның кайберләре көнгә 11 рейс ясарга өлгерә. Яшел массаны тыгызлау Рафис Хәмәтовка йөкләнгән, аның бу эштә тәҗрибәсе зур.
- Безнең механизаторлар тәҗрибә-ле, вакытның кадерен беләләр. Иртәнге алтынчы яртыда эшкә керешәләр, кичке сигезгә кадәр эшлиләр. Сыйфатлы азык әзерләү өчен һава торышының әйбәт торуыннан файдаланып калырга тырышалар, - дип тә өстәде «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Расим Мансур улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев