Спартакиада узды
Яңа поселогында Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре, оешмалары һәм предприятиеләре командалары арасында V Спартакиада узды.
Спартакиадада спортның түбәндәге төрләре буенча ярыштылар: волейбол, йөзү, шахмат, бадминтон, өстәл теннисы, чаңгы узышлары, армрестлинг, аркан тарту.
Спартакиада 23 авыл җирлеге һәм районның 17 оешмасы командалары катнашты, барлыгы 600дән артык кеше җитезлектә, уңганлыкта көч сынашты.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча спорт төрләре буенча шәхси беренчелекләрдә җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
Спартакиаданың гомумкоманда беренчелегендә I-V урыннарны алган командалар дипломнар һәм спорт җиһазлары белән бүләкләнде. Авыл җирлекләре арасында җиңүчеләр: 1 урынны Мәләкәс авыл җирлеге, 2 урынны Түбән Суыксу авыл җирлеге, 3 урынны-Әҗмәкәй авыл җирлеге командалары алды. Предприятиеләр һәм оешмалар арасында: 1 урынга «Чаллы-Бройлер" ҖЧҖе, 2 урынга район администрациясе командасы, 3 урынга “Татарстан коммуналь челтәрләр"ҖЧҖе командалары чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев