Советлар Союзы Геройлары – безнең якташларыбыз
Нурми Хәләф улы Шәрипов Нурми Хәләф улы Шәрипов 1925 елның 23 гыйнварында Казаклар авылында туган. Кечкенәдән үк колхозда ат караучы булып эшли, калган эшләрдә дә актив катнаша. 18 яшен тутырган егет 1943 елның февралендә армия сафларына чакырыла һәм шуннан фронтка алына. Кыска вакытлы курслар үтеп, 53нче гвардия танк бригадасының разведка...
Нурми Хәләф улы Шәрипов
Нурми Хәләф улы Шәрипов 1925 елның 23 гыйнварында Казаклар авылында туган. Кечкенәдән үк колхозда ат караучы булып эшли, калган эшләрдә дә актив катнаша.
18 яшен тутырган егет 1943 елның февралендә армия сафларына чакырыла һәм шуннан фронтка алына. Кыска вакытлы курслар үтеп, 53нче гвардия танк бригадасының разведка взводына командир булып билгеләнә. Шул чорда ук батырлыклар күрсәтергә җитешә - яна башлаган танк эченнән яралы командирны да коткарып кала.
1944 елның 21 июлендә Нурми Шәрипов җитәкчелегендәге разведчиклар Кукизув авылы янында Лопушанка елгасын кичеп, «тел» алып кайтырга дошман тылына китәләр. Бу бурыч уңышлы үтәлә. «Тел» итеп алынган немец офицеры күп кенә мәгълүматка ия була. Ләкин дошманнар разведчиклар группасы эзенә төшәләр һәм арттан куа чыгалар. «Куып җитәрләр... Китәргә өлгерә алмабыз. Сез елганы кичегез, мин дошманны тоткарлап торырмын», - дип әмер бирә Нурми иптәшләренә. Берьялгызы калган сугышчы фашистларны пулемет уты белән каршылый. Траншеяга очып килгән немец гранаталарын тотып алып кире үз өсләренә ыргыта. Нурми, кесәсендә тагын ике граната барлыгын исенә төшереп, аның берсен немецларга тондыра. Әмма берничә минуттан фашистлар тагын «үсеп» чыгалар, траншеяга килә башлыйлар. «Юк, бирелмәм», - дип кычкыра дошман чолганышында калган Герой һәм соңгы гранатасын үз аягы астына ташлый, күпме совет солдатларының гомерләрен саклап кала.
Шулай итеп, үзен дә, якын-тирәдәге гитлерчыларны да шартлата.
1944 елның 23 сентябрендә батырга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Бүгенге көндә Казаклар авылындагы урам, Теләнче Тамак авылының урта гомуми белем бирү мәктәбе Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов исемен йөртә. Мәктәп ишегалдында батырга һәйкәл куелган. Һәйкәл алдыннан беркайчан да чәчәкләр өзелми. Нурми Хәләф улы Шәриповны зур хөрмәт белән искә алалар, укучылар аңа тиң булып үсәргә тырышалар.
Туган ил, туган җир, андагы гүзәллек, иминлекне саклап калу, яшь буынга бүләк итү өчен Ватан алдындагы изге бурычын ахыргача намус белән үтәгән Нурми Шәриповка мәңгелек дан.
Кәлимулла Якуп улы Якупов
Кәлимулла Якуп улы Якупов 1920 елның 15 мартында Иштирәк авылында гап-гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1939 елда Чистай шәһәренең медицина техникумын тәмамлый, сугышка кадәр фельдшер булып, Кама Тамагы районында эшләргә өлгерә. Бөек Ватан сугышына 1941 елның июль аенда эләгә. 189нчы ату дивизиясенең 259нчы ату полкы катнашмасында хәрби фельдшер буларак Калинин фронтында булган бәрелешләрдә катнаша. Ә Сталинград фронтында 58нче гвардия кавалерия полкында дошман белән көрәшә.
58нче гвардия кавалерия полкы пунктының медицина фельдшеры, медицина хезмәтенең өлкән лейтенанты Кәлимулла Якупов 1943 елның 27 сентябрендә Белоруссиянең Гомельский өлкәсе Брагинский районының Нивки авылы янәшәсендә урнашкан Днепр елгасы аша көймәдә 27 рейс ясый, 74 сугышчы һәм офицерның гомерен саклап кала, шулай ук сугыш кирәк-яракларын елганың икенче ягына чыгара.
1944 елның 15 гыйнварында Кәлимулла Якуповка кыюлык һәм батырлык күрсәткәне өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм Ленин ордены, «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.
2нче Белоруссия фронтында батыр фельдшер үз гомерен куркыныч астына куеп, күп кенә җәрәхәт алганнарга ярдәм күрсәтә.
1946 елдан медицина хезмәте подполковнигы Кәлимулла Якупов запаска чыга. 1949 елда Казан шәһәрендәге республика партия мәктәбен тәмамлый. Лаеклы ялга чыкканчыга кадәр Яр Чаллы шәһәренең «Камдорстрой» җәмгыяте җитәкчесе урынбасары булып хезмәт куя. Кәлимулла Якупов 1999 елның 1 февралендә вафат була. Герой якташыбыз Кызыл Байрак, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән.
Башкортстанның Уфа шәһәрендә урнашкан Милли музее мемориаль тактасында Кәлимулла Якуповның исеме алтын хәрефләр белән уелып язылган. Аның исеменнән кала, әлеге тактада күп батырлыклар күрсәткән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең 78 Советлар Союзы Герое исеме дә бар. Якташыбызның исеме шулай ук Уфа шәһәренең 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе музеенда да уелып теркәлгән.
2005 елның 9 августында Яр Чаллыда Герой Кәлимулла Якупов торган өйнең алгы ягында мемориаль такта куела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев