8 май 2017 яңалыклары
-
«Минем якын дустым» бәйгесенә иншалар кабул иттек. Хәзер алар астына комментарийлар калдырабыз!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, хөрмәтле финалга чыккан нәни дусларыбыз! Әйтеп киткәнебезчә, «Минем якын дустым» фотоконкурсы берничә этапта үткәреләчәк. Беренче этап җиңүчеләре - Белоустан Булат Кәримов, Югары Байлардан Әмил Мәрдәмшин белән Ралинә Садриева, Ташкичүдән Диләрә Гыймаева, Кнәздән Ваня Солдатенко һәм Иске Абдулдан Булат Гайнетдинов. Әлеге сабыйлар безгә үзләренең иншаларын язып җибәрделәр. Алар...
-
«Минем якын дустым» бәйгесенә №6нчы инша
Югары Байлар авылыннан Ралинә Садриева һәм аның Җәфа исемле сарык бәтие. Ралинә якын дусты турында түбәндәге эчтәлекле инша юллады: «Яз җитү белән авылга кайтасы гына килеп тора. Авылым үзенең матур табигате белән үзенә тарта. Әлбәттә, яз көне бакчада эш күп, шуңа да карамастан ул үзе бер ял. Ә янда Җәфа...
-
Советлар Союзы Геройлары – безнең якташларыбыз
Нурми Хәләф улы Шәрипов Нурми Хәләф улы Шәрипов 1925 елның 23 гыйнварында Казаклар авылында туган. Кечкенәдән үк колхозда ат караучы булып эшли, калган эшләрдә дә актив катнаша. 18 яшен тутырган егет 1943 елның февралендә армия сафларына чакырыла һәм шуннан фронтка алына. Кыска вакытлы курслар үтеп, 53нче гвардия танк бригадасының разведка...
-
«Минем якын дустым» бәйгесенә №5нче инша
Югары Байлар авылыннан Әмил Мәрдәмшин һәм аның Крепыш исемле песие. Әмил безгә менә мондыйрак инша юллады: «Мин - Әмил. Киләсе елга мәктәпкә барам. Барлык хәрефләрне дә таныйм, саннарны кушарга, алырга яратам. Ә минем дүрт аяклы дустымнын исеме Крепыш. Ул шотланд токымыннан. Таза, нык булып үссен дип, мин аңа шундый исем...
-
Кнәз авыл җирлегендә 1985 елның 8 маенда һәйкәл ачылу тантанасы
-
Тукай районыннан Гатауллиннар гаиләсе Президент белән очрашты
Комсомолец поселогыннан күпбалалы Гатауллиннар гаиләсе күптән түгел Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән «2016 ел хәйриячесе» X республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнаштылар. Гатауллиннар ике кыз үстергән һәм ятим малайны үз канатлары астына сыендырган гаилә. Арсланны алар Башкортстандагы социаль приюттан алып кайталар. Гаилә бик тату, бүген җиденче сыйныфта укучы...
-
Тукайлылар, талпаннан сак булыгыз!
Ялларда күп кеше табигатькә чыгып ял итә. Бу чорда уяна һәм бик тиз активлашучы талпаннар барлыгын онытмаска кирәк. Саклану чараларын үтәргә онытмагыз. Урманга барыр алдыннан ныклап киенергә, тәндә бит һәм кул тирәләреннән башка ачык җир калдырмаска. Урманга кайткач, бөтен тәнне тикшереп чыгарга кирәк. Аеруча култык асларына, колак артына, тәннең йомшак...
-
Татарстанда көчле җил һәм яшенле яңгырлар көтелә
Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген көндез һәм кичен республика буенча урыны белән яшенле яңгыр булачагын фаразлый. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин. tatar-inform
-
Теләнче Тамак авылы китапханәсе хезмәткәрләре радио эфирында якташ-ветераннар турында сөйләделәр
Шулай ук, китапханәдә кадерләп сакланучы ветераннарның кулъязмларын, сугыш елларында төшкән фотосурәтләрне, газетадан кисе алынган язмаларны барладылар.
-
Сугышка киткән атларның кешнәүләре һаман колакта
Атлар да елый Кырык бернең җәе искә төшә, Тугайлардан атлар кайтканда. Кешеләр генә түгел, ул елны бит Армиягә китте атлар да. Аларга да җиңел булмагандыр Соң кат күрү туган җирләрне. Кемдер шунда: «Атлар елый»... - диде Һәм үзе дә үксеп җибәрде... Йөрәккә кан сауган ул көннәрне Оныта алмыйм менә бүген...
-
Районда язгы чәчү дәвам итә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, 8 май иртәсенә район буенча чәчү 32 процентка башкарылган.Язгы бөртекле культуралар 10,7 мең гектар мәйданда, шикәр чөгендере 2,2 мең гектар мәйданда чәчелгән. Кырдагы эшләр ничек бару турында без «Кама» агрофирмасының Теләнче Тамак авылында урнашкан ХПК-3 бүлекләченнән белештек. - Эшләр оешкан төстә бара....
-
Ерак еллар кайтавазы уйландыра...
Һәр язда Җиңү бәйрәме якынлаша башласа, күңелдәге яралар кузгала, авыр хатирәләр кабат яңара. Чөнки безнең әткәйләрне генә түгел, бала чагыбызны, өмет-хыял тулы үсмер елларыбызны да урлады ул нәгъләт, «әти» дип эндәшү рәхәтеннән мәхрүм итте. Әтиләребезне сугышка алгач, без - өй тулы балалар гына түгел, колхоз да, бөтен тормыш авырлыгы да...
-
Мусабайлылар тыл ветераны, 86 яшен тутырып килуче Гөлсинә Сабитованы бәйрәм белән котладылар
"Мусабай-Завод авылында яшәуче тыл ветераны, 86 яшен тутырып килуче Сабитова Гөлсинә апаның өендэ булып, аның сугыш чоры хаәирәлэәрен барлап, ул сөйләгәннэрне йөрәгебез аша кичереп кайттык. Гөлсинә апа безгә изге теләкләрен телэп, сугыш афәтләрен кабат курергә язмасын, дип озатып калды. "Сез килгәч, терелеп киттем", дип тә остәде ул" - дип язалар...