Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда язгы чәчү дәвам итә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, 8 май иртәсенә район буенча чәчү 32 процентка башкарылган.Язгы бөртекле культуралар 10,7 мең гектар мәйданда, шикәр чөгендере 2,2 мең гектар мәйданда чәчелгән. Кырдагы эшләр ничек бару турында без «Кама» агрофирмасының Теләнче Тамак авылында урнашкан ХПК-3 бүлекләченнән белештек. - Эшләр оешкан төстә бара....

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, 8 май иртәсенә район буенча чәчү 32 процентка башкарылган.Язгы бөртекле культуралар 10,7 мең гектар мәйданда, шикәр чөгендере 2,2 мең гектар мәйданда чәчелгән.

Кырдагы эшләр ничек бару турында без «Кама» агрофирмасының Теләнче Тамак авылында урнашкан ХПК-3 бүлекләченнән белештек.

- Эшләр оешкан төстә бара. Кырда җиде трактор, җиде тыгылма агрегат, ике Нью-Холланд тракторы, бер Ксерион тракторы, дүрт катоклау аграеты таккан тракторлар һәм чөгендер чәчә торган Маккормик эшли. Бүгенге көндә 861 гектар люпин чәчелде. Бу культураны чәчүне тулысынча тәмамладык. Тагын 448 гектар арпа, 717 гектар чөгендер чәчелде. Шулай ук, тырмалауны тәмамлау алдында торабыз. 6485 гектарның 6040 гектары тырмаланды, - дип хәбәр иттеләр бүлекчә җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев