Шикәр чөгендере алуны рекордлы күрсәткечләр белән тәмамладык
ТР Министрлар кабинетында журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта республикада быел шикәр чөгендереннән рекордлы уңыш җыеп алынганын билгеләп үттеләр. Бу культураны үстерү белән, нигездә, «Агрокөч» холдингы шөгыльләнә. Холдингның 26,3 мең гектар мәйданында 900 мең тонна шикәр чөгендере үстерелде. Гектарыннан уртача 450 центнер уңыш чыккан. 2015 ел белән чагыштырганда, бу 28 процентка артыграк....
ТР Министрлар кабинетында журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта республикада быел шикәр чөгендереннән рекордлы уңыш җыеп алынганын билгеләп үттеләр. Бу культураны үстерү белән, нигездә, «Агрокөч» холдингы шөгыльләнә. Холдингның 26,3 мең гектар мәйданында 900 мең тонна шикәр чөгендере үстерелде. Гектарыннан уртача 450 центнер уңыш чыккан. 2015 ел белән чагыштырганда, бу 28 процентка артыграк.
- Рекордлы күрсәткечкә ирешүдә быел һава шартлары уңай булды. Узган ел белән чагыштырганда, быел чөгендер алу сезоны 2 атнага иртәрәк башланды. Уңышны мул итеп алу өчен, орлык материалларын сайлый белү, тамыразыкны үстерү һәм җирне эшкәртү технологияләрен катгый үтәү мөһим, - дип билгеләп үтә «Агрокөч» холдингының генераль директоры Светлана Барсукова.
- «Агрокөч» холдингы быел 2000 гектар мәйданда «Amity» дип исемләнгән яңа инновацион технология кулланды. Бу мәйданнан барлыгы 84 мең тонна тамыразык җыелды. 2017 елда «Агрокөч» холдингы шикәр чөгендерен утырту мәйданын 33,8 мең гектарга кадәр арттырырга ниятли. Шул исәптән 8300 гектарда шикәр чөгендере Америка технологиясе буенча үстереләчәк, - дип хәбәр итә «Агрокөч» холдингының матбугат хезмәте.
- Быел холдингтагы чөгендер басуларының безнең райондагы «Кама» агрофирмасына 3 мең гектары туры килде. Бу мәйданнан 105 мең тонна тамыразык җыеп алынды, гектарыннан уртача уңыш - 348 центнер чыкты, - дип хәбәр иттеләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев