9 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Акчадан да колак каккан, машинасыз да калган
Ел башыннан районда берничә төрле мошенниклык очрагы теркәлде, дип хәбәр итәләр район буенча Эчке эшләр бүлегеннән. Соңгы вакытта бушлай белдерүләр сайты аша акча эшләү фактлары ешайды. Быел ике райондаш шул рәвешле алдакчылар кармагына эләкте. Мошенниклар ике очракта да бер схема буенча эшли. Интернет-сайтта очсыз бәядән автомобиль сату турында игълан урнаштыралар....
-
Газета укучыларыбыз өчен яңа конкурс
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Редакция сезнең өчен яңа конкурс игълан итте. Күпләребез җәй көне җиләк-җимешләрдән тәмле кайнатмалар, яшелчәләрдән тозланмалар әзерләде. Нинди тәмле һәм файдалы ризык әзерләдегез, түтәлдә нинди яшелчәләр үстердегез, урманнан нинди гөмбәләр җыеп тозладыгыз - боларның барысы белән дә сез газета укучылар белән уртаклаша аласыз. Бәлки кышка ризыкларны әзерләгән чорда...
-
Бала өчен пособиене дәүләт хезмәтләре сайтында рәсмиләштереп була
2016 елның 21 октябреннән uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында бала өчен бирелә торган пособиене рәсмиләштерү өчен гаризаны электрон юл белән рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. Әлеге хезмәттән файдалану өчен идентификация һәм аутентификация бердәм системасында (ЕСИА) (esia.gosuslugi.ru/registration) теркәлү үтәргә кирәк, дип хәбәр итәләр район социаль яклау идарәсеннән.
-
Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары кабул итә
10 ноябрь көнне тукайлыларны РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Сәет улы Әхмәтшин кабул итә. Чара Тукай районара тикшерү бүлегендә (Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 69нчы йорт) сәгать 12.00дә башлана. Кабул итүгә килү өчен 8 (8552) 47-06-35 телефоны аша алдан язылырга кирәк. Фото чыганагы:vestikazan.ru
-
Шикәр чөгендере алуны рекордлы күрсәткечләр белән тәмамладык
ТР Министрлар кабинетында журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта республикада быел шикәр чөгендереннән рекордлы уңыш җыеп алынганын билгеләп үттеләр. Бу культураны үстерү белән, нигездә, «Агрокөч» холдингы шөгыльләнә. Холдингның 26,3 мең гектар мәйданында 900 мең тонна шикәр чөгендере үстерелде. Гектарыннан уртача 450 центнер уңыш чыккан. 2015 ел белән чагыштырганда, бу 28 процентка артыграк....
-
Марат Вагапов: «Наше профессиональное мастерство обеспечивает безопасность района»
Ежегодно 10 ноября сотрудники органов внутренних дел России отмечают свой профессиональный праздник. Личный состав отдела внутренних дел по району каждый год отмечает эту дату на трудовом посту, потому что оперативную обстановку ни на минуту нельзя оставлять без внимания. С декабря прошлого года отделом руководит Марат Вагапов. Сегодня он - подполковник...
-
Марат Ваһапов: «Һөнәри осталыгыбыз районның иминлеген тәэмин итә»
Һәр елны 10 ноябрьдә Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Район буенча Эчке эшләр бүлегенең шәхси составы бу датаны һәр елны хезмәт постында каршылый, чөнки райондагы оператив хәлне бер генә мизгелгә дә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Бүлек белән узган елның ноябрь аеннан башлап Марат Ваһапов җитәкчелек итә....
-
Хәрби хезмәткә чакыруда хокукый ярдәм күрсәтәләр
Хәрби хезмәткә чакыруда гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан 10 ноябрь көнне 9.00-17.00 сәгатьләрдә «кайнар линия» оештырыла. Шалтыратучыларның сорауларына Татарстан Республикасы Кеше хокукларын яклау аппараты, Хәрби комиссариат, Адвокатлар палатасы вәкилләре җавап бирәчәк. Элемтәгә чыгу өчен телефоннар: 8 (843) 236-89-15, 8 (843) 236-40-17, 8 (843) 236-40-62.