Марат Ваһапов: «Һөнәри осталыгыбыз районның иминлеген тәэмин итә»
Һәр елны 10 ноябрьдә Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Район буенча Эчке эшләр бүлегенең шәхси составы бу датаны һәр елны хезмәт постында каршылый, чөнки райондагы оператив хәлне бер генә мизгелгә дә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Бүлек белән узган елның ноябрь аеннан башлап Марат Ваһапов җитәкчелек итә....
- Марат Камилевич, сезнең хезмәт нәтиҗәләрен райондагы криминоген хәлнең торышы билгели. Бүлектә быел күпме җинаять теркәлде? Алар нинди характердагы хокук бозулар? Җинаятьләрне ачуның торышы ничек?
- Тугыз айлык нәтиҗәләргә күз салганда, теркәлгән җинаятьләр санының узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 5,8 процентка кимүе күзәтелә. Былтыр полиция хезмәткәрләре 485 җинаять теркәгән булсалар, быел ул 457гә төште. Ләкин, ни аяныч, кайбер җинаять төрләре күпкә артты. Мәсәлән, 16 яшькә җитмәгән зат белән җенси характердагы гамәлләр кылу очрагы узган ел 3 булса, быел 18гә җитте. Былтыр чит ил гражданнарын теркәү буенча бер хокук бозу да юк иде, быел шундый 30 факт исәпкә алынды. Узган елга караганда күбрәк теркәлгән җинаять төрләреннән кеше үтерү, сәламәтлеккә авыр зыян салу аркасында кеше гомерен өзү, көчләү, фатирлардан, бакча йортларыннан әйбер урлау, янау, транспорт чаралары урлауны билгеләп үтәргә кирәк. Кимегән очраклар - сәламәтлеккә авыр зыян салу, складлардан, сәүдә нокталарыннан товар урлау, кешегә һөҗүм итү, яндыру, шартлату.
Шәхескә каршы җинаятьләр саны кимеде. Мондый җинаятьләрнең сәбәбе гадәттә кинәт чыккан талаш-бәхәсләргә барып тоташа. Андый очракларда кул астында булган кисүче предметлар, кайвакыт утлы корал да эшкә җигелә. Тугыз айда шул сәбәп белән ике ир-атның, 1 хатын-кызның, ир белән хатынның гомерләре өзелде.
Наркотикларның законсыз әйләнеше буенча тугыз айда 14 җинаять теркәлде, аларның 75 проценты ачылды. Алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә кылынган кырын гамәлләр саны узган ел белән чагыштырганда 20,3 процентка кимеде.
Барлык җинаятьләрне ачу күрсәткече 88,7 процентны тәшкил итте. Уңай яктан шуны билгеләп үтәргә була: үтерү, сәламәтлеккә авыр зыян салу аркасында кеше гомерен өзү, көчләү, талау кебек резонанс тудыручы җинаятьләрнең барысы да ачылды. Бүлек хезмәткәрләре шулай ук узган елларда кылынган 5 җинаятьнең эзенә төште.
- Белүемчә, милек урлау очраклары да кимеми. Бакча йортларыннан, төзелеш урыннарыннан әйбер урлау фактларын газетада да хәбәр итеп торабыз.
- Әйе, мондый фактлар быел артты. Халык үз милкен саклауга битараф. Ә караклар шуны гына көтә. Кайда нәрсә «начар ята», тиз арада күзләре төшә. Милекне гадәттә төнге сәгатьләрдә урлыйлар. Быел 13 очрак фатирларда, 7 очрак предприятиеләрдә теркәлде. Бакча йортларыннан әйбер урлаулар гадәттә көзге-кышкы чорда ешая. Каракларны йозаклы ишекләр, бикле капкалар да куркытмый. Хуҗалар югалган милек турында күп вакыт үткәннән соң гына белә, полициягә дә соң хәбәр итә. Шулай ук кешенең акчасын талап алу нияте белән һөҗүм итү фактлары да булды. Мисал өчен, бер хатын-кызга йорт ишегалдында, ир-атка фатирында һөҗүм ясадылар.
- Мошенниклык белән бәйле хокук бозулар еш теркәләме?
- Мондый фактлар буенча җинаять эшләре кимеде кимүен, ләкин халыкка тынычланырга ярамый. Мәсәлән, күптән түгел Интернет челтәре белән бәйле ике шундый очрак буенча җинаять эше кузгатылды. Билгесез кеше телефоннан сөйләшү барышында икенче гражданинның «Сбербанк Онлайн» кушымтасыннан 40 мең сум акча урлаган. Җинаятьче әлегә табылмады.
- Бүген илдә террорчылык, экстремистлык гамәлләре турында еш ишетәбез. Районда хокук сакчылары тарафыннан моңа каршы нинди эшләр алып барыла?
- Россия территориясендә тыелган дини оешмалар структурасына кергән төркемнәрне булдырмас өчен район Эчке эшләр бүлегендә комплекслы эш алып барыла. Оператив чаралар барышында андый юнәлешләр ачыкланмады. Бу яктан мәчет имамнары һәрвакыт кисәтелеп тора, шикле очраклар булганда, алар шунда ук безгә хәбәр җиткерә. Шулай ук авыл җирлекләре башлыкларына миграция өлкәсенә игътибарны арттыруны таләп итеп хатлар җибәрелде, авыл китапханәләрендә һәм мәчетләрдә тыелган әдәбият кертелмәве катгый контрольдә.
- Бүген балигъ булмаган ничә үсмер профилактик исәптә тора?
- Андый 30 бала бар. Шулай ук социаль яктан имин булмаган 68 гаилә теркәлгән. Балигъ булмаганнар катнашындагы җинаятьләр кимеде. Һәрдаим профилактика эше алып баруга, мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә эшләүгә карамастан, без яшүсмерләрнең хокук бозуларыннан тулысынча котыла алмыйбыз. Мисалга, элек тә хөкем ителгән 16 яшьлек бер үсмер тарафыннан тагын җинаять кылынды. Ул автомобильдән аккумулятор урлады. Шулай ук Суровкада яшәүче балигъ булмаган үсмергә металл торба белән сугып, сәламәтлегенә зыян китерделәр.
- Халыкның ышанычын яулау - сезнең хезмәттә иң төп бурычларның берсе. Моңа ничек ирешәсез? Дежур частька килгән шалтыратуларның барысы буенча да чара күреләме?
- Әлеге бурыч, беренче чиратта, халык белән күзгә-күз эшләүче хезмәткәрләр - участок вәкаләтлеләре һәм юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары аша тормышка ашырыла. Шулай ук авыл җирлекләрендә ирекле халык дружиналары эшли. Бүген 23 шундый дружина бар, аларга барысы 135 кеше җәлеп ителде. Алар һәр атнаның җомга һәм шимбәсендә кичке сәгатьләрдә участок вәкаләтлеләре белән бергә рейдларга чыгалар. Моннан тыш, дружинниклар массакүләм чараларда тәртип саклауда катнашалар. Тугыз ай эчендә алар 523 хокук бозуны булдырмый калырга ярдәм итте. Бүлек җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны шәхси кабул итү дә оештырыла. Быел гына да, мәсәлән, 100дән артык кеше шундый очрашуга килде. Дежур частька тәүлегенә 20дән артык мөрәҗәгать кабул ителә. Әлбәттә, аларның барысы да теркәлә, тиешле чара күрелә.
- Һөнәри бәйрәм алдыннан хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләрегезне җиткерер идегез?
- Эшебез бик җаваплы. Бурычыбыз - һәр гражданинның куркынычсызлыгын, тыныч тормышын тәэмин итү, мәнфәгатьләрен яклау. Ә бу эчке эшләр хезмәткәрләренең компетентлы булуыннан, оператив эшләвеннән, кыю һәм түземле характерыннан, хезмәтен бирелеп башкаруыннан тора. Хезмәттәшләрем шушы сыйфатларга ия һәм киләчәктә дә без районның, республиканың, илнең иминлеген лаеклы якларбыз дип ышанам. Милициянең данлы традицияләрен саклап, бүгенге шәхси состав шушы юнәлештә эшләвен дәвам итә. Ә хокук тәртибен тәэмин итү өчен үз гомерләрен дә аямаган коллегаларыбыз алдында баш иябез.
Эчке эшләр бүлеге ветераннарын, бүгенге составны һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм, үзләренә һәм гаиләләренә сәламәтлек, имин көннәр, уңышлы эшләр телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев