Ул үз гаебен яртылаш гына таныган.
Әлмәттә ЮХИДИ хезмәткәре хокук бозучыны туктатып аннан документларын сораган. Автомобиль йөртүче гауга чыгарып, китеп барырга җыенганда аны тоткарлыйлар, дип яза җирле басма.
Беркетмә төзү вакытында ир-ат шаһитләр каршында автоинспекторга сүгенү сүзләре ишеттерә. Аны “Хакимият вәкилен мыскыл итү” дигән маддә нигезендә хөкем иттеләр.
Ул үз гаебен яртылаш гына таныган. Әлеге ир-ат сүзләре буенча, аның мондый адымына инспектор сәбәпче. Әлмәт шәһәр суды сүгенгән өчен әлмәтлегә 20 мең сум штраф салды.
Нет комментариев