Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районының укучылары табиб булырга тели

Берәр җиребез авыртып киттеме - без шунда ук табибка күренергә, квалификацияле медицина ярдәме алырга ашыгабыз. Сызланып авыртуга түзәр чама калмаганда, табиб бүлмәсе янындагы чиратка да, ак халат иясенә дә ачуыбыз чыга. «Нишләп шулай озак кабул итә икән соң бу!» - дип зарланып та алабыз. Ул арада табиб янында утыручы икенче...

Һәр елдагы традиция буенча, быел да район табиблары чыгарылыш сыйныф укучылары белән дустанә мохиттә очрашты. Ачык ишекләр көне шимбә көнне үткәнгә, больница бинасына килеп керү белән андагы тынлыкка исем китте. Гадәттә кешеләр ташкыныннан шау-гөр килгән больница коридорлары буп-буш, бер генә җан иясе дә юк. Регистратура хезмәткәрләре генә үз эшләрен сихәтле тынычлыкта башкара, ара-тирә шәфкать туташлары узып киткәли.

Больницаның актлар залында исә күңелле җанлылык хөкем сөрә. Круглое Поле поселогы, Борды, Түбән Суыксу һәм башка авыллардан килгән мәктәп укучылары көлешә-көлешә үзара сөйләшәләр, өләшенгән анкеталарны тутыру белән мәшгуль иделәр. «Ни өчен мин медицинаны сайлыйм?» - дигән сорауга күпләр озак кына җавап эзләде. Араларында: «Мин кешеләргә файда китерергә телим» яки «Медицина күркәм һөнәрләрнең берсе» дип җавап бирүчеләр дә булды.

Больницаның баш табибы Галим Сабирҗанов та мәктәп укучылары белән сөйләшүне әлеге һөнәрнең кешегә булган файдасы, күркәмлеге, бөеклегеннән чыгып башлады.

- Тукай районының үзәк больницасы шәһәрдәге иң борынгы, 100 елдан артык тарихы булган дәвалау учреждениесе. Бүгенге көндә биредә авыруларга 21 дәвалау белгечлеге буенча ярдәм күрсәтәләр. 90 кешегә каралган штатта барлыгы 50 табиб эшли. Аларның 13е пенсия яшендә, 5есе - алтмыш яшьтән дә өлкәнрәк белгечләр. Кадрлар мәсьәләсе безнең өчен зур проблемаларның берсе булып тора. Больницага терапевтлар, онколог, фтизиатр, гомумпрактика табибы, анестезиолог-реаниматологлар кирәк. Шуңа күрә без сезнең медицина һөнәрен сайлавыгызга, урта һәм югары медицина уку йортларын тәмамлап безнең районга кайтып эшләвегезгә зур өметләр баглыйбыз, - диде Галим Габбас улы.

Очрашуда табиб һөнәренең авырлыклары, эш шартлары, хезмәт хаклары да телгә алынды. Район больницасына эшкә килгән яшь белгечләргә дәүләт тарафыннан бер тапкыр 21000 сум һәм айлык хезмәт хакына өч ел дәвамында өстәмә 1795 сум акча түләнә. Районның дәвалау учреждениеләрендә эшләүче медицина хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 21144 сум тәшкил иткән. Табибларның уртача хезмәт хакы аена 37077 сум, урта медицина хезмәткәрләренеке 21265 сум, кече медицина хезмәткәрләренеке 11220 сум булган.

Аннары очрашуга килгән укучылар алдында Казан медицина университетының соңгы курс студентлары чыгыш ясады, уку йорты турында кызыклы видеофильмнар күрсәтелде. Чыгарылыш сыйныф укучылары студентларга югары уку йортларына укырга керү таләпләре, андагы мохиткә бәйле сораулар бирделәр.

Әлбәттә, ачык ишекләр көне моның белән генә тәмамланмады. Больница хезмәткәрләре мәктәп укучыларын дәвалау учреждениесе буенча сәяхәткә дә алып чыкты. Яшьләр больницаның поликлиника, стационар өлешендә булдылар. Терапия, хирургия, гинекология, анестезиология-реаниматология һәм башка бүлекләрдә булып, андагы эш тәртибе белән таныштылар. Хәтта палаталарга кереп, биредә дәваланучы авырулар белән дә сөйләшеп, аларга исәнлек-саулык теләделәр. Укучылар өчен иң тәэсир иткәне - операция бүлмәсе булгандыр. Монда аларга операциянең ничек узуы, хирургларның эш кораллары турында сөйләделәр.

- Мин үземнең язмышымны медицина белән бәйләргә уйлыйм. Әлегә хирург һәм психиатр белгечлекләре арасында сайланам. Медицинага бәйле тапшыруларны яратып, зур кызыксыну белән карыйм. Бүгенге чара минем күп нәрсәгә күзләрне ачты, яңа мәгълүмат өстәде, - диде очрашу вакытында Круглое Поле мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Анжела Сыркина.

Аның сыйныфташлары Елена Инкина белән Эдгар Гыйльманов та үзләрен киләчәктә теш табиблары итеп күрәләр.

- Минемчә, стоматологлар кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтүдән кала, эстетик матурлыкка ирешергә дә ярдәм итә. Минем кешеләргә ярдәм итәсем, файдалы буласым килә, - ди елмаеп Елена Инкина да.

Яшьләрнең теләкләре чынга ашып, аларга әйбәт, үз эшен яхшы белүче табиблар булырга язсын. Гиппократ та бит: «Барлык фәннәр арасында, медицина, һичшиксез, иң күркәм фәннәрнең берсе», - дип юкка гына әйтмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәр сайлаганда