19 февраль 2015 яңалыклары
-
Тукай районының "Шәфкать" үзәгендә сәламәтлек сәгате үткәрелде.
18 февраль көнне Тукай районының "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә спорт-сәламәтләндерү юнәлешендәге эш кысаларында сәламәтлек сәгате үткәрелде. Аны оештыручы - социаль педагог Оксана Абрамова. "Сәламәт буласың килсә, спорт белән дуслаш!" дип аталган бу чарада төрле гаиләләрдән 19 бала катнашты. Оештыручылар төп бурыч итеп яшүсмерләрнең физик сәламәтлеген саклау, ныгытуны сайлаган....
-
“Афиша”сәхифәсе ял көннәрен күңелле үткәрергә ярдәм итәр
Исегезгә төшерәбез, безнең сайтның баш битендә "Афиша" сәхифәсе урнашкан. Анда Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният йорты, С.Садыйкова исемендәге концертлар залы һәм татар Дәүләт драма театрның репертуар планы белән танышырга мөмкин.
-
Татарстан АССР оешуга 95 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулу билгеләп үтеләчәк
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан АССР оешуга 95 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуны бәйрәм итү турында указ кабул итте. Тарихи әһәмияткә ия булган әлеге вакыйгалар уңаеннан республикада юбилей чаралары уздыру күздә тотыла. Указда аларны әзерләү һәм оештыру буенча комитет төзергә, ТР Министрлар Кабинетына комитетның эшен...
-
Тукай районының Тләнче-Тамак авылындагы Картлар һәм инвалидлар йортында концерт үтте
18 нче февраль көнне Тләнче-Тамак авылындагы Картлар һәм инвалидлар йортында концерт оештырылды. Теләнче-Тамак һэм Бәтке мәдәният йортлары хезмәткәрләре Рамилә Сәгъдиева, Марина Орлова, Эльза Лапаева биредә тәрбияләнүче өлкәннәргә үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Ватанны саклаучылар көне алдыннан уздырылган бу чараны өлкәннәр дә, шушы йортта эшләүче хезмәткәрләр дә бик яраттылар, аларны сагынып...
-
РФ фән һәм мәгариф министрлыгы институтларда уку өчен бәяне арттыру буенча “кайнар элемтә “ ача
Россиянең фән һәм мәгариф Министрлыгы электрон почта форматында югары уку йортларында уку өчен бәяләрне нигезсез күтәрү турында махсус "кайнар элемтә" ача. Министрлыкның сайтында хәбәр итүләренчә, әлеге хезмәт фән һәм мәгариф өлкәсендә финанс-бюджет күзәтчелеге Үзәге базасында оештырыла. Шикле ситуацияләр турында электрон почтага (line@stat-mon.ru) хәбәр юлларга ккирәк. Хәбәр эчендә бу хәлне раслаучы...
-
Тукай районының укучылары табиб булырга тели
Берәр җиребез авыртып киттеме - без шунда ук табибка күренергә, квалификацияле медицина ярдәме алырга ашыгабыз. Сызланып авыртуга түзәр чама калмаганда, табиб бүлмәсе янындагы чиратка да, ак халат иясенә дә ачуыбыз чыга. «Нишләп шулай озак кабул итә икән соң бу!» - дип зарланып та алабыз. Ул арада табиб янында утыручы икенче...