Район прокуратурасы эшмәкәрләрне кабул итә
Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә хокукый мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтү һәм аларның шәхси мөрәҗәгать итү хокукларын тормышка ашыру йөзеннән, прокуратура органнарында Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итү көннәре уздырылып килә. Тукай районы прокуратурасында исә гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү һәр айның беренче сишәмбе көннәрендә эш сәгате вакытында үткәрелә. Адресы - Яр Чаллы шәһәре, Муса...
Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә хокукый мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтү һәм аларның шәхси мөрәҗәгать итү хокукларын тормышка ашыру йөзеннән, прокуратура органнарында Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итү көннәре уздырылып килә.
Тукай районы прокуратурасында исә гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү һәр айның беренче сишәмбе көннәрендә эш сәгате вакытында үткәрелә. Адресы - Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 52 йорт (ГЭС бистәсе, 8/4).
Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең юридик хокуклары бозылу турындагы Тукай районы прокуратурасы компетенциясендә булган мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә ала. Өстәмә мәгълүмат алу һәм кабул итүгә язылу өчен телефоннар: (8552) 71-31-33, 71-35-91.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев