24 август 2017 яңалыклары
-
Тукай районында «БиблиоҖӘЙ» фестивале
25-27 август 13 сәгатьтә «БиблиоҖӘЙ - Яңа поселогында яңача укы» дип аталган еллар фасылы фестиваленең ябылу тантанасы үтә. Бу көннәрдә «Уку бүлмәсе», «Китаплы өн», «Әдәби буфет», «Хоббитека», «Библиоблогерлар», «Буккроссинг», «Әдәби оракул» дип аталган мәйданчыклар эшләячәк. Фестиваль барышында шагыйрә, СССР Язучылар союзы әгъзасы Клара Булатова, язучы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Айгөл...
-
Балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклыйлар
25 августта район ЮХИДИ инспекторлары чираттагы «Тоннель» операциясенә чыгачак. Рейд иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр Яр Чаллы - Водозабор юлының 14нче километрында - «Прибрежный» бакчачылык ширкәтенә борылган урында үтәчәк. Рейдта балаларны транспортта йөртү кагыйдәләренең үтәлешенә, исерек килеш руль артына утыручыларны, машина йөртү таныклыгыннан башка хәрәкәт итүчеләрне ачыклауга аерата игътибар биреләчәк.
-
Ранель һәм Амелия яңа портфельле булды
Район мәктәпләренең беренче сыйныфына баручы балалар өчен бу көннәрдә күңелле вакыйга булды - азкеремле, күпбалалы гаиләләрдә яшәүче ярдәмгә мохтаҗ балаларга, әти-әниләре яки үзләре инвалид булганнарга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр бүләк иттеләр. Чара «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» дип аталган хәйрия акциясе кысаларында узды.
-
Район прокуратурасы эшмәкәрләрне кабул итә
Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә хокукый мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтү һәм аларның шәхси мөрәҗәгать итү хокукларын тормышка ашыру йөзеннән, прокуратура органнарында Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итү көннәре уздырылып килә. Тукай районы прокуратурасында исә гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү һәр айның беренче сишәмбе көннәрендә эш сәгате вакытында үткәрелә. Адресы - Яр Чаллы шәһәре, Муса...
-
Илназ Хәнәфиев: Ике үгез сатып туй үткәрдек!
Туй үткәрү ничә сумга төшә? Туй үткәрү өчен каян акча табарга? Туйга күпме акча салалар? 11 августта туен уздырган җырчы Илназ Хәнәфиевка әнә шундый сораулар юлладык. - Туебыз 450 мең сумга төште. Аның 200 мең сумы ресторанга китте. Акчаны алдан җыйдым, ике үгез үстереп саттым! Туйга төрле бәя салучылар булды:...
-
Туерада яңа мәчет ачыла
27 август көнне Туера авылында Аллаһ йорты ачыла. Тукай районында бу 57нче мәчет. Район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов авыл һәм район халкын 10.00 сәгатькә бәйрәмгә чакыра.
-
Тукай районында бүгенгә һава торышы
Бүген, 24 август көнне, Тукай районында һава торышы аяз күк йөзе белән сөендерә, тик инде төштән соң болытлар пәйда булыр, көн бераз сүрелер. Явым-төшем көтелми. Көндез һава температурасы 31 градус җылы, төнлә + 18 градус. sinoptik.com сайты хәбәр иткәнчә, атна ахырына кадәр яңгыр көтелми, 22-25 градус җылылык булыр.