Тукай районында «БиблиоҖӘЙ» фестивале
25-27 август 13 сәгатьтә «БиблиоҖӘЙ - Яңа поселогында яңача укы» дип аталган еллар фасылы фестиваленең ябылу тантанасы үтә. Бу көннәрдә «Уку бүлмәсе», «Китаплы өн», «Әдәби буфет», «Хоббитека», «Библиоблогерлар», «Буккроссинг», «Әдәби оракул» дип аталган мәйданчыклар эшләячәк. Фестиваль барышында шагыйрә, СССР Язучылар союзы әгъзасы Клара Булатова, язучы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Айгөл...
25-27 август 13 сәгатьтә «БиблиоҖӘЙ - Яңа поселогында яңача укы» дип аталган еллар фасылы фестиваленең ябылу тантанасы үтә. Бу көннәрдә «Уку бүлмәсе», «Китаплы өн», «Әдәби буфет», «Хоббитека», «Библиоблогерлар», «Буккроссинг», «Әдәби оракул» дип аталган мәйданчыклар эшләячәк. Фестиваль барышында шагыйрә, СССР Язучылар союзы әгъзасы Клара Булатова, язучы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Айгөл Әхмәтгалиева, язучы, жәмәгать эшлеклесе, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Ягсуф Шәфыйков, җырчы, композитор, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Рубис Зарипов, педагог, җырчы, гармунчы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Мәүләвиев, шагыйрә, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкова, шагыйрәләр Гелүсә Шаһбан һәм Зимфира Исламова катнашалар.
Шулай ук ачык укулар, әдәби караоке, библиотеатр, иҗади мастер-класслар, тематик фотосессияләр, бәйгеләрдә катнашучыларны бүләкләү һәм башка кызыклы чаралар планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев